Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 август 2018, 12:09

Авыл кооперативларына грантлар турында

Республика хөкүмәтенең 2018 елның 8 июнендәге 254нче санлы карарына ярашлы, яңа төзелгән һәм гамәлдәге авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар бүлү тәртибе расланды.

Агымдагы елның февралендә үк республикада БР Авыл хуҗа­лыгы министрлыгы тарафыннан оештырыл­ган авыл кооперация­сендә актив катнашучыларны ачыклау буенча мәгълүмати кампания үткәрелде.
Муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары, авыл ху­җалыгы идарәлеге начальнигы И.Р.Латыйповтан конкурсның шартлары турында җентекләбрәк сөйләвен сорадык.
- Илдар Рәүф улы, бу проектта катнашырга ничә инициатива төркеме теләк белдерде һәм алынган акчаны нинди максаттан файдаланырга мөмкин?
- Бүгенге көндә безнең районда өч миллионлык грант алуга ике инициатива төркеме теләк белдерде. Грант авыл эшчәннәренә авыл хуҗалыгы производствосы өчен кирәкле корылма, техника һәм каркас модульле конструкция сатып алырга булышлык итәчәк.
Грант акчасына сөт кабул итүче мини пунктлар тө­зергә, яшелчә саклау урыннарын, фасовкалау-төрү цехла­рын һәм авыл хуҗалыгы продукциясе сату буенча кибетләрне җиһазлан­дырырга мөмкин.
- Конкурста кемнәр катнаша ала һәм анда катнашу өчен заявканы ничек бирергә?
- Заявканы фермерлар, шулай ук шәхси ярдәмчел хуҗалык ияләре дә бирә ала. Моңардан тыш, инициатива төркеменә шәхси эшкуарлар – ваклап сәүдә итү объект­лары, гомум туклану оешмалары (кафе, аш­ханә), транспорт пред­приятиеләре, кыскасы, авыл хуҗалыгы продукциясе җитеш­терү, саклау, ташу, эшкәртү һәм са­туда катнашучылар керә ала.
Конкурста катнашу өчен ким дигәндә биш кеше кирәк. Алар билгеле формада протокол төзергә, вәкил сайларга, нинди корылма кирәген сайларга һәм хәл итәр­гә тиеш. Моңардан соң аларга районның авыл хуҗалыгы идарәлегенә мөрәҗәгать итеп, тутыру өчен тиешле форма алырга кирәк. Бу проектны тормышка ашы­руны республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы бинасындагы БР Авыл хуҗалыгына консультация бирү үзәге оештыра.
Теләге булган һәр кеше 8 (347) 292-93-71; 291-26-67 телефоннары буенча бу оешмага мөрәҗәгать итеп, сораулар бирә һәм документларны кабул итү вакытын ачыклый ала.
Тәлгать Фәритов.
Читайте нас: