Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 август 2018, 12:12

Һәр программаның үз шартлары һәм өстенлекләре

Дөньяда зур сорау белән файдаланган ипотека кредиты безнең илдә дә киң таралган. “Россельхозбанк”ның Кырмыскалы авылындагы өстәмә офисы управляющие Н.И.Шеина белән әңгәмә бу программаның үзенчәлекләре һәм өстенлекләре турында.

- Наталья Ивановна, билгеле булуынча, Россельхозбанкта ипотека кредиты буенча берничә программа эшли. Отышлы прог­рамманы ничек сайларга?
- Чынлап та, бүгенге көндә Россельхозбанкта берничә ипотека программасы гамәлдә. Без әзер һәм төзелүче йортларга стандарт ипотека; дәүләт ярдәме булган; ике документ буенча гына ипотека; яшь гаиләләргә ипотека тәкъдим итәбез. Элек алган ипотеканы рефинанслау ипотекасы ярдәмендә түләү күләмен киме­тергә, үзгәртергә, сделкада кат­нашучыларның составын үзгәр­тергә мөмкин.
Һәр программаның үз шартлары һәм өстенлекләре бар. Безнең белгечләр аның тиешлесен сайларга һәм кредит алуда акчаны янга калдырырга ярдәм итә.
- Элек алган ипотеканы рефинанслау программасы турында җентекләбрәк сөйләп үтсәгез иде.
- Россельхозбанкта башка кредит оешмасында алынган ипотеканы шактый отышлы шартларда каплатуга юнәлтелгән махсус программалар бар. Клиентлар беренчел яки икенчел базарда фатир алу, яки җир биләмәсе булган торак йорт, шул исәптән таунхаус сатып алу өчен алынган ипотека кредитын рефинанслау мөмкинлеге бар.
- Бу программаның өстен­лекләре нинди?
- Безнең кредит оешмасында элек алынган ипотеканы рефинанслау уңышлы эшләп килә. Башка банклар клиентлары ягыннан ипотека кредитын рефинанслау программасы белән кызыксынулары күзәтелә. Агымдагы ел ба­шыннан 2,1 миллиард сумга 1,6 меңгә якын заявка кабул ителде. Бу клиентлар өчен шарт­лар­ның уңайлы булуы белән бәйле.
Рефинанслауда беренчел кредит бирүче оешманың ризалыгы таләп ителми. Нинди схема буенча түлиячәген клиент үзе сайлый, ул кредит түләү вакытын һәм күләмен үзгәртә, шулай ук кредитны вакытыннан алда кап­лата ала.
- Россельхозбанкта ипотека кредиты алуга кем өмет итә ала?
- Клиентка таләпләр гади ипотека кредиты алгандагы кебек. Ул 21 яшьтән 75 яшькә кадәрге Русия гражданины булырга, Русия террито­риясендә яшәгән урын буенча теркәлергә; соңгы эш урынында хезмәт эшчәнлеге 6 айдан һәм соңгы 5 елда гомум эш стажы 1 елдан ким булмаска тиеш. Әгәр аның килеме кирәкле күләмдә кредит алырга мөм­кинлек бирми икән, ул җавап­лылыкны үз өстенә алучы өч кешесен җәлеп итәргә мөмкин.
- Агымдагы елда балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтелгән ипотека кредиты программасы эшли башлады, аңа ярашлы, кредитны еллык 6 процент белән алырга мөмкин. Шул турыда тулырак сөйләсәгез иде.
- “Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме ипотекасы” программасы 2018 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә. Бу вакыт эчендә икенче яки өченче сабыйлары туган гаиләләргә беренчел базарда өстенлекле шартларда торак сатып алуга кредит алу мөмкинлеге бар. Әгәр икенче бала туган икән, 6 процентлы ставка тәүге өч елда, өченче бала туганда биш ел гамәлдә булачак. Гаиләдә икенче һәм өченче сабый туса, өстенлекле ставка вакыты 8 ел тәшкил итә.
- Әлеге вакытта ипотека ставкалары нинди дәрәҗәдә?
- Башкортстан һәм Русия халкы ипотека кредитын киң куллана. Ставкалары һәм квадрат метрга хакларның түбән булуы сәбәпле, 2017 ел эчендә гомум ил һәм республика буенча ипотека алучылар 50 проценттан артып китте. Агымдагы елда да ипотекага сорау югары булыр, дип көтелә.
- Кайсы клиентларга Россельхозбанкта кредит алу отышлырак? “Россельхозбанк”ның ышанычлы клиенты” нәрсә ул?
- Хезмәт хакын Россельхозбанк картасы буенча алучылар, бюджет оешмасында эшләү­челәр, шулай ук кредит тарихы уңай булган, ягъни ышанычлы клиентлар ипотека алганда өстеклекләр белән файдала ала.
Кыска гына әңгәмә барышында без күрсәткән хезмәтләр турында җен­текле сөйләү мөмкин түгел. Кызыксынган сорауларыгыз булса, түбәндәге адрес буенча килүегезне сорыйбыз: Кырмыскалы авылы, Бакча урамы, 25. Безнең телефоннар: 8(34765)2-18-13, 2-18-10.
Тәлгать Мөхәммәтҗанов әңгәмәләште.
Реклама хокукында.
Читайте нас: