Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 август 2018, 13:13

Тимер юлында - бәйрәм

Карлыман тимер юлы станциясе күпме шәһәрләрне бәйли. Аннан да бигрәк, күпме халык поездларга утырып, туганнарына кунакка, ял итәргә, сәяхәткә йөри.

Тимер юлы шәһәрләрне генә бәйләми, аны бер-берсен сөйгән йөрәкләрне дә тоташтыручы чылбыр дип әйтергә мөмкин. Белорет-Чишмә юлы төзелгән чорда күпме яшь кызлар һәм егетләр танышып гаилә кордылар. Төзелеш тәмамлангач та, алар Карлыман станциясеннән кит­мәделәр, бу төбәкне якын итеп, шунда яшәргә калдылар.
Тимер юлчылар көне уңаеннан тимер юлы вокзалы янында Сахай мәдәният йортының “Эдельвейс” вокал ансамбле бай эчтәлекле концерт программасы белән чыгыш ясады. Артистлар төрле елларда иҗат ителгән җырлар башкарып, халыкның күңелен күтәрде, күпләрне яшьлегенә алып кайтты.
Төркем солистларының берсе - Алик Хашаев берничә тапкыр республика конкурсларында катнашып һәм Әфган җыры слетында чыгыш ясап, лауреат исеменә лаек булды. Зәлия Рамазанова 2014 елда Башкортстан телерадиокомпа­ниясенең “Юлдаш” каналы үткәргән конкурста катнашып, “Туган як җырчысы” номинация­сендә җиңүче була. Шул ук елда “Туган тел” каналында “Моң чишмәсе” конкурсында җиңеп, сертификат белән бүләкләнә. Рамил Киранов төркемнең оештыручысы һәм художество җитәкчесе.
Бу көнне тимер юлында эшләп, хаклы ялга чыккан һәм әлеге вакытта да матур итеп эшләп йөрегән тимер юлчыларны Олыкүл авыл биләмәсенең башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Илдус Әгъләм улы Гайнетдинов та тәбрик итте.
Рания ХИСАМОВА.
Сахай авылы.
Читайте нас: