Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 сентябрь 2018, 13:12

Шимбә өмәсе үтте

Прибельский авылы халкында патриотлык тойгысы һәм тарихыбызга сакчыл караш тәрбияләү максатында авылдагы һәйкәлне төзекләндерү буенча шимбә өмәсе үткәрелде.

Ветераннар оешмасы вәкилләре, Балалар (үсмерләр) техник иҗат үзәге белгечләре һәм мәктәп укытучылары үзләренең өстенә бу изге бурычны алып, һәйкәл биләмәсен чүп-чардан тазартты, чәчкә түтәлләрен матурлады, мемориал янындагы плиталарны себерде.
Барысы да зур тырышлык салып эшләде. Шуңа да авылыбыз халкы һәм кунаклар бу изге урынны чүпләмәсеннәр, тәртиптә тотсыннар иде. Һәйкәлне кадерләп саклау - бүген без тыныч тормышта яшәсен өчен көрәшкән яугирләргә хөрмәт билгесе ул.
Елена Сәгадиева.
Читайте нас: