Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 сентябрь 2018, 11:59

Башкортстан һәм Кырым дуслыгын ныгытып

Муниципаль район хакимияте башлыгы Фәнзил Чыңгызов Кырым Республикасының Белогорск районындагы социаль объектлар ачу тантанасында катнашты.

Кырым Республикасының Белогорск шәһәрендә капиталь ремонттан соң район мәдәният йорты ачылды. Чарада БР Мәдәният министры Әминә Шафикова җитәкче­легендәге Башкортстан Республикасы делегациясе дә катнашты. Белогорск районындагы бу куаныч­лы вакыйга Башкортстан Республикасы ярдә­ме белән мөмкин булды.
Сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксёнов Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хә­митов һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәте, БР Мәдәният министры Әминә Шафиковага күрсәткән ярдәм өчен рәхмәт белдерде һәм реконструк­циядән соң мәдәният йортын ачу муниципаль район власте һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәте хезмәттәшлегенең нәтиҗәсе булып тора, дип ассызыклады.
- Башкарылган эшләр өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Мәдәният йортын ачу шәһәр халкына яңа мөмкинлекләргә һәм иҗади уңышларга юл ачар, дип ышанам, - диде Кырым Башлыгы.
Фәнзил Фәез улы Русия халыклары арасындагы бер­дәм­лекне ныгыту һәм этно­мәдәниятне үстерү мәсьә­ләләре буенча “Түгәрәк өстәл” эшендә катнашты.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу көнне “2020 елга кадәр Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәренең социаль-икътисадый үсеше” федераль максатлы программа чикләрендә Белогорск районында тантаналы шартларда яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре дә үз ишек­ләрен ачты.
Шулай ук муниципаль район хакимияте башлыгы Фән­зил Чыңгызов Белогорск шәһә­рендәге 300 урынга исәпләнгән “Әкият” һәм Зуя касабасында 170 урынлык “Йәйгор” балалар бакчаларын ачу уңаеннан тантаналарда катнашты.
Җыелучыларга сәламләү сүзе белән Кырым Респуб­ликасының Дәүләт Советы Рәисе Владимир Константинов мөрәҗәгать итте. Ул Белогорск районы көннән-көн күркәм­ләнә, яңа объектлар файдалануга тапшырыла, күп еллар гамәлгә ашырылмаган мәсьә­ләләр уңай хәл ителә, диде.
- Киләчәккә ышаныч барлыкка килә, үзебезне бөек илдә яшәвебезне, дөрес юнәлештә баруыбызны аң­лый­быз, - диде Дәүләт Советы Рәисе.
Барлык катнашучыларны Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитов һәм Башкортстан халкы исеменнән Башкортстан Республика­сының мәдәният министры Әминә Шафикова сәламләде.
- Гомум көч белән бүген Белогорск районында бер дигән мәдәният учагы булдырылды. Түгәрәк эшләре алып бару, үзешчән сәнгать остала­рының чыгышы өчен биредә барлык шартлар да тудырылган. Бу сәхнәдә иң яхшы артистлар чыгыш ясарга лаеклы, - диде мәдәният министры.
(Кырым Республикасы Башлыгының мәгълүмат һәм матбугат хезмәте идарәлеге материалларыннан алынды).
Читайте нас: