Үзән
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 сентябрь 2018, 12:03

Олыкүл авылында йорт шартлады

20 сентябрьдә иртәнге сәгать 7дә Олыкүл авылының Төзүчеләр урамындагы йортта газ шартлады. Нәтиҗәдә, ике кеше һәлак булды, икесе дәваханәгә озатылды.

Шартлау шулкадәр көч­ле була, аны хәтта Сахай һәм Прибельский авыллары халкы да ишетә. Аның дулкыныннан күрше урамнарда яшәү­челәр дә каза күрә: каралтыларның тә­рәзәләре һәм ишекләре ватыла. Башта якын-тирәдәге йортларда яшәүчеләр тимер юлында йөк поездлары бәрелешкән, дип уйлый. Ләкин урамга йөгереп чыгу белән алар йорт урынында төтен өермәсен генә күрә. Фаҗига урынында барлыгы 29 берәмлек техника һәм 114 коткаручы эшләде.
- Нәтиҗәдә, 87 яшьлек ирнең һәм 74 яшьлек хатынның мәете табылды. Йортта барлыгы сигез кешенең яшәве мәгълүм. Алар арасында балалар юк. Каза күргән ике кеше хәзергә дәваханәдә. Табиблар белдерүенчә, аларның сәламәтлегенә куркыныч янамый.
Әлеге вакытта исән кал­ганнарга вакытлыча яшәү өчен бина бирелде, - диделәр ведомствода.
Һәлак булган пенсионерка инвалид креслосында гына йөрегән. Ә шартлау исә икенче һәлак булучы - 88 яшьлек Анатолий Щер­баковның фатирында була.
- Моңа газ корылма­сының иске булуы, бәлки, плитәдә чәйник калдырып, онытылуы да сәбәпче булгандыр, - ди Стәрлетамак гарнизоны начальнигы Марат Хайсаров.
Экспертиза үткәрү өчен шартлау булган фатирдан газ плитәсе һәм казанлыгы алына. Җимерелгән йорт хуҗаларына фатирлар биреләчәк, шулай ук 55 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтеләчәк.
Шартлау сәбәпләре ачы­клана. Тикшерү комитеты “Хәвефсезлеккә җа­вап бирмәгән хезмәт күр­сәтү һәм ике һәм аннан да күбрәк кешенең үле­менә китерү” статьясы буенча җинаять эше кузгалтты.
Ринат Шәйбәков.
Читайте нас: