- Сыйфатлы һәм кыйммәт булмаган әйберләр сату теләге бездә күптән барлыкка килгән иде. Ниһаять, теләгебез тормышка ашты - агымдагы елның июль аенда без кибет ачып, сатуга мәктәп формалары алып кайттык. Соңрак башка товарларга да заказ бирә башладылар. Хәзер бездә балалар һәм өлкәннәр өчен өс һәм аяк киемнәре, уенчыклар һәм башка товарлар зур сорау белән файдалана, – ди кибет хуҗасы Раил Талхин.
“Тандем” - гаилә эше. Раил товар белән тәэмин итсә, хатыны Светлана – сатучы-консультант. Талхиннар өч бала үстерә. Уллары мәктәптә укый, ике кызлары хәзергә балалар бакчасына йөри.
– Бала үстергәндә төрле өс киемнәре алырга туры килде: кыйммәтле футболка һәм күлмәкләр юганнан соң утыралар, ә очсызлары тиз туза. Берничә ел элек сыйфатлы кием фирмаларын таптым. Аларның хакы да кыйммәт түгел, озак хезмәт тә итә. Нәкъ шул маркалы әйберләрне “Тандем”да алырга мөмкин дә инде, - ди Света.
Яңа уку елы башланыр алдыннан ата-аналар балаларына ашыгып өс һәм аяк киемнәре, рюкзак һәм канцелярия товарлары ала башлый. Бу уңайдан агымдагы елда ата-аналар өчен уңайлы булды – “Тандем” кибетендә аларның барсын да берьюлы алырга мөмкинлек барлыкка килде. Район үзәгендә яшәүче Ләйсән Шәрәфетдинова кибет турында үзенең тәэссоратлары белән уртаклашты:
- Минем икенче, дүртенче һәм җиденче сыйныфта укыган өч улым бар. 1 сентябрь алдыннан миңа ничек авырга туры килгәнен күз алдына китерәсездер? Агымдагы елда мин Белоруссиядә тегелгән күлмәкләр, мәктәп һәм спорт формаларын, шулай ук башка кирәк-яракларны “Тандем” кибетендә сатып алдым. Киемнәр сыйфатлы, юганнан соң да төсләре үзгәрми, утырмый. Малайлар да мәктәп формасы уңайлы, ди.
Бүген дә “Тандем”да сатуда мәктәп өчен барсы да бар. Чөнки уку дәвамында аяк киемнәре, чалбар, җылы кардиган яки физкультура өчен футболка да кирәк булачак. Әлеге вакытта мәктәп өчен икенче аяк киемнәре 20 процент ташлама белән сатыла.
– Соңгы вакытта укучыларның киемнәренә зур игътибар бирелә. Өс киемнәре табигый тукымадан тегелгән булырга тиеш. Ә бездәге мәктәп формалары һәм аяк киемнәренең сертификатлары бар. Товарлар “Пеплос”, “Nota Bene”, “Svyatnyh” фирмаларыннан. Тукымалары сыйфатлы, балалар өчен уңайлы, - ди Раил Талхин.
Өлкәннәр һәм балалар өчен
“Тандем” кибетендә хатын-кызлар да үзләренә ошаган кием сайлый ала. Нигездә, Уфа шәһәрендә тегелгән билгеле “Кvikishop” маркасына өстенлек бирелә. Бу уңайдан без сатып алучы Эльвира Анфарович белән сөйләшеп киттек.
– Кичә мин бирегә килеп, “Кvikishop” маркалы чалбар һәм блузка алдым. Ә бүген итәк алырга килдем. Элек бу фирманың киемнәрен Уфадан барып алырга туры килә иде, хәзер бу бренд үзебездә - Кырмыскалы авылында бар. Киемнәр сыйфатлы, иң мөһиме, хаклары “тешләшми”. Модалы итәкне яки блузканы 1 мең сумга кайда табып була?
“Кvikishop” маркалы киемне алырга телисез, ә сезгә туры килгән үлчәм яки төсе юк икән, заказ биреп кайтартырга мөмкин.
Шулай ук “Тандем” кибетендә “OSTIN” маркасы да тәкъдим ителә - өлкәннәр һәм балалар өчен курткалар, башка өс киемнәре бар. Ир-егетләргә килгәндә, алар классик костюмнарның үзләренең күңелләренә хуш килгәнен сайлый ала. Биредә шулай ук каталог буенча заказ бирергә мөмкин. Өс киемнәреннән тыш, шарф, башлык, перчатка, колготки, шулай ук курчак, машина һәм конструктор кебек кызлар һәм малайлар өчен уенчыклар да бихисап. Бүләк, сувенер яки фен-шуй товарлары кирәк икән, рәхим итегез!
...Түләүләр дә кабул ителә
“Тандем” тагы бер юнәлеш буенча эшли – ул төрле түләүләр кабул итә.
– Бездә газ һәм электр уты кебек коммуналь хезмәтләр өчен түләргә мөмкин. Шулай ук кредит, санлы телевидение, челтәрле маркетинг өчен түләүләрне дә кабул итәбез. Комиссиясез теләсә-кайсы оператор – кесә телефонына да акча салырга була. Моның өчен озын чиратта басып торырга да кирәкми, түләүләр тиз арада тиешле урынга барып җитә, - дип аңлатты Светлана Талхина.
Кибеттә 10 мең сумга кадәр товар алып, аны банк катнашлыгыннан башка бүлеп түләү яки кредитка алу мөмкинлеге дә бар.
– 1 сентябрь алдыннан кредитка товар алучылар аеруча күп булды. Алар мәтәп өчен барлык кирәк-яраклар – формадан алып ручка һәм каләмгә кадәр алды. Чекта зур гына сумма килеп чыга икән, алар аны кредитка ала. Әйткәндәй, кием сатып алганда, көнкүреш техникасына кебек, проценты күп түгел, - ди Раил Талхин.