Бу уңайдан Бозаяз авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте һәм ветераннар оешмасы Бөек Ватан сугышы елларында тыныч күк йөзе өчен үзләрен аямыйча көрәшкән, көнне төнгә яллап тылда тырышып хезмәт салган, авылның социаль-икътисадый үсешенә үз өлешен кертүчеләр өчен чара оештырды. Авыл биләмәсе башлыгы Марат Мәҗитов, ветераннар оешмасы рәисе Рәшит Жданов, якташыбыз – эшкуар Айрат Сөләйманов, районның Почетлы гражданины Мидхәт Рәҗәпов җыелучыларга үзләренең котлау сүзләрен һәм теләкләрен җиткерде. Ә сугыш һәм хезмәт ветераннары Рәис Абдюков һәм Равил Абдиев хатирәләре белән уртаклаштылар.
Гали Абдиев, Венера Макаева, Әлфинә Мостаеваның җырларын, баянчы Олег Акбашевның чыгышын сый-нигъмәтләр тулы табын артында утыручылар көчле алкышларга күмделәр.
Тантанада катнашучылар алдында шулай ук республиканың атказанган артистлары Рәфисә, Марат, уллары Таһир Әсәдуллиннар, Ф.Әсәнов исемендәге урта мәктәп укучылары зур концерт номерлары белән чыгыш ясадылар, урындагы композитор, хезмәт ветераны Марс Мостаев үзе язган җырларын якташларына бүләк итте.