Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 октябрь 2018, 11:41

Матурлык тудыралар

“Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшы”, диләр халыкта. Мәсәлән, гади кәгазь битеннән ромашка чәчкәсе яки йомгактан шаян сигезаякны кулларыңа тотып карау яки рәсемне көзге миләш җимешләре белән бизәү күпкә яхшырак бит.

Сезнең дә иҗат итү теләге барлыкка килдеме? Нәкъ шул максаттан Прибельский балалар һәм үсмерләр иҗат үзәге педагоглары башлангыч сыйныф укучылары өчен катлаулы булмаган сувенирлар ясау буенча осталык дәресләре оештырды. Экскурсия чикләрендә, 1нче сыйныф укучылары Үзәкнең берләшмәләре белән таныштылар. Һәр төркемне О.А.Дав­­ляева озатып һәм таныштырып йөреде, укучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Кайсы иҗат төрен сайлауны балалар үзләре хәл итте, ләкин иң тәүдә алар барлык төркемдә шөгыль­ләнеп карады. Сыйныф җитәкче­ләренең ярдәме белән осталык дәресләре бик уңышлы килеп чыкты.
Яңа уку елында Үзәктә “Компьютерда модельләр ясау” һәм “Электроникага тәү­ге адымнар” дип исем­ләнгән ике техник юнә­леш программасы буенча дәрес­ләр оештырылды. Бәлки, якын килә­чәктә прибельскилылар иле­без­нең гениаль инженерлары белән горурланыр әле.
Рәшидә Гыймаева.
Елена Сәгадиева фотосы.
Читайте нас: