Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 октябрь 2018, 14:08

Яңа уку елына яңа мәктәп булачак

Прибельский авылында гомум белем бирү мәктәбе төзелеше тулы куәткә бара. Ул “Башкортстанның 100 еллыгына - 100 яңа объект” проекты чикләрендә республика бюджетыннан бүленгән акчага төзелә.

Әлеге вакытта авылдагы мәктәптә 687 укучы укый. Ул районның иң эре белем бирү учреждениеләренең берсе. Ләкин укучыларның күбесенә икенче сменада укырга туры килүе зур проблема тудыра. Икенче сменада укытуны бетерү максатында яңа мәктәп төзергә, дигән карар кабул ителә.
- 340 укучыга исәпләнгән гомум белем бирү учреждениесе төзү буенча эшләр агымдагы елның мае аенда ук башланды. Заманча спорт залы булган өч катлы мәктәп биләмәсендә дә балалар өчен барлык уңайлыклар тудырылачак. Биредә стадион төзү дә планлаштырыла, - ди Прибельский авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Р.Р.Әхмәтов.
Объектны авыл үзәгеннән ерак түгел - язучы Н.В.Гоголь исемен йөреткән урамда төзү 2012-2013 елларда ук проектка кертелгән. Мондый күләмле проект өчен элекке шикәр заводы склады биләмәсе сайланды.
Төзелеш-монтаж эшләренә тендерда җиңеп чыккан “МегаСтройМонтаж” подряд оешмасы әлеге вакытта бинаның стеналарын күтәрү белән мәшгуль. Төзүчеләр оешкан шартларда эшли, чөнки алар проектның район һәм республика өчен җитди һәм мөһим булуын яхшы аңлый.
- Авылыбызда шундый заманча мәктәп төзелүгә мин бик шатмын, чөнки улым 3нче сыйныфта икенче сменада укый. Бала өчен ул бик авыр, дәресләрне кичке вакытта әзерләргә туры килә, - ди төзүче Р.Муллаголов.
Яңа мәктәп ачылуын авыл халкы түземсезләнеп көтә.
- Киләсе елның сентябренә укучылар өчен якты сыйныфлы һәм иркен спорт залы булган мәктәп үз ишекләрен ачар, дип ышанабыз, - ди Рәмил Рафаил улы.
Милена Шәймәрдәнова.
Читайте нас: