Үзән
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 октябрь 2018, 12:07

Көнкүреш техникасы да дәвалауга мохтаҗ

“Регион-сервис” көнкүреш техникасы ремонтлау сервисы безнең районда 2010 елдан бирле эшли. Шул еллар эчендә кырмыскалыларның йөзләгән көнкүреш техникасы Федор Кузнецов кулы аша үткән. Бу уңайдан без аңардан берничә киңәш бирүен сорадык.

Федор Кузнецов үзенең эшен автомат кер юу машиналарын хезмәтләндерүдән башлап җибәрә, ә 2014 елда ул суыткычлар һәм вак көнкүреш техникасын ремонтлый башлый. Федор Уфа дәүләт сервис институтының “Катлаулы көнкүреш техникасын ремонтлау” белгечлеге буенча технология факультетын тәмамлый.
– Еш кына кешеләр фреоны агып чыгу сәбәпле суыт­кыч­ларын төзәттерә. Моны ачыклау катлаулы түгел – ул вакытта панельдә кызыл ут яна, компрессоры бертуктаусыз эшли, ә камерасы суыт­мый башлый. Шулай ук кер юу машиналары да еш ватыла. Биредә төп җитешсезлек – су агызучы насосның сафтан чыгуы. Аны барабанына эләккән тиенлек акча, болт яки башка вак детальләр сафтан чыгара да инде, - ди оста.
Билгеле җитештерүче­ләрнең заманча приборлары хәзер сыйфатлы чыгарыла. Алар озак хезмәт итә һәм ватылмый, ләкин аны дөрес файдаланырга гына кирәк. Савыт-саба юучы машина, тузан суырткыч яки кухня комбайны сатып алу белән, тәү чиратта, инструкциясен игътибар белән укып чыгарга, соңыннан приборны – кнопкаларының кайда урнашуын һәм файдалану режимын ныклап өйрәнергә кирәк. Ә эшләгән вакытта янында карап торырга кирәк.
Хуҗабикәләрнең ярдәм­чесе – кер юу машинасы ватылуның төп сәбәбе – порошокны артык күп салуда. “Ничек инде, кием яхшырак юылсын өчен күп салсаң яхшырак түгелмени? – дип ризасызлык белдерер хатын-кызларның күбесе.
– 5 килограмм кер өчен ике аш кашыгы порошок җитә. Күбрәк салган саен вакыт үтү белән машинаның барлык детальләре һәм частьлары порошок белән капланып, сафтан чыгарга мөмкин. Шулай ук кернең авырлыгы нормада булырга – артык күп салынырга тиеш түгел. Ә машинада бер-ике генә кер юылганда электр энергиясе 30 процентка күбрәк сарыф ителүен дә онытмаска кирәк, - дип киңәш бирә ул.
Суыткычларга килгәндә, хәзер аларның барсы да диярлек “no frost” системалы. Аларны эретергә кирәкми, ләкин елына 1-2 тапкыр юып алу мотлак. Юганнан соң буш килеш 1-2 сәгать эшләп утырсын. Тагы бер гади генә кагыйдә: ризыкны эссе килеш суыткычка куярга һич тә ярамый. Компрессор температу­раның үзгәрүенә чыдамый һәм тиз ватыла. Суыткыч камерасын тынкычлап тутыру да дөрес түгел, ул суык һавага азык-төлек арасына ирекле таралырга мөмкинлек бирми.
Бервакыт минем “Геочел” туңдыргыч камера бер дә ватылмыйча 30 ел эшләде. Бу югары сыйфатлы һәм дөрес файдалану нәтиҗәсе. Шуның өчен көнкүреш техникасы турында хәстәрлек күрергә онытмагыз. Әгәр ул көйле эшләми башлады икән, озакка сузмыйча, белгечкә шалтыратырга онытмагыз.
“Регион-сервис” көнкүреш техникасы сервисына 8-905-00-777-88 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Әлфия Йомакаева.
Автор фотосы.
(Реклама хокукында).
Читайте нас: