– Руслан, ничек үз эшегезне ачарга карар иттегез?
– 13 яшемнән үк техника ремонтлау белән мавыга башладым. Әтинең зур гаражында машиналар тора иде. Аларны сүтеп җыярга кайчакта миңа да рөхсәт итәләр иде. Белемем буенча мин автомобильләр ремонтлау буенча бишенче разрядлы слесарь-механик, Уфа шәһәренең 13нче санлы һөнәрчелек училищесын тәмамладым. Үземнең остаханәмне ачу хыялы белән күптән йөри идем. Ләкин автомобильләр ремонтлау белән беррәттән, сәүдә һәм төзелеш белән бәйле бизнес белән дә шөгыльләндем. Шулай итеп, 2012 елда Кырмыскалы авылында алган җир биләмәсендә остаханә өчен гараж салырга карар иттек.
– Ләкин Сез аны 2016 елда гына ачып җибәрдегез…
– Тәүдә унга ун метр зурлыкта гараж салырга иде, ләкин азак икенче катына торак бина күтәрергә булдык. Төзелеш озакка сузылды. Хәзер без хатыным белән аны кайчакта йорт, кайчакта гараж дип йөретәбез. Исеменә килгәндә, ул техник хезмәтләндерү станциясе түгел, ә остаханә. Минемчә, автосервис, шактый киң төшенчә - ул калай белән эш итү, буяу, электрика кебек теләсә-кайсы проблеманы да хәл итү урыны. Ә мин тар юнәлештә шөгыльләнәм.
– Асылда, сез нинди эшләр башкарасыз?
– Двигательгә диагностика үткәрәм, тормоз һәм төтен чыгу системасын ремонтлыйм, шулай ук каешын яки газ бүлү чылбырларын алмаштырам. Мондый сораулар белән нәкъ миңа мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Башкарылган эшләргә гарантия бирелә. Клиент автомобилен калдырып китә яки эш барышын күзәтә ала. Бина эче җылы, телевизор карап, көтеп утырырга һәм кофе эчәргә мөмкин. Тәүлек әйләнәсе һәм ял көннәрсез эшлибез.
– Сезгә водительләр нинди җитешсезлекләр белән ешрак мөрәҗәгать итә?
– Елдан-ел автомобильләрнең саны, шул сәбәпле, остаханә белгечләренә мөрәҗәгать итүчеләр дә арта. Кеше нинди генә үтенеч белән килсә дә һәр машинаны “аякка бастырабыз”. Кайберсенә күп вакыт кирәк булса, икенчесен тиз арада ремонтлап бирәбез. Яңарак “Тайота” машинасы двигателендәге җитешсезлекне озак таба алмый ызаландык, ә машина тартмый дип килгән “Дэу-Нексия” хуҗасына басым күрсәткечендәге төшкән шланганы урынына куярга гына кирәк булды. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, әгәр эш барышында өстәмә җитешсезлекләр ачыкланса, мин ремонтлауга хакны арттырмыйм.
– Ә машина ватылмыйча, башка сәбәп буенча килүчеләр бармы?
– Сирәк булса да андый хәлләр дә була. Бервакыт безгә двигателе кайнап чыккан водитель мөрәҗәгать итте. Ул суыту системасы белән бәйле барлык детальләрен тикшереп чыккан, алмаштырган. Проблеманы ачыклый башлагач, антифризның сыйфатына мөрәҗәгать иткән. Ул сыйфатсыз булып чыккан. Сыеклыкны алмаштырган идек, ул эшләп китте, кайнамый башлады. Бу уңайдан киңәш бирәсем килә: суытучы сыеклыкны туңуы буенча гына түгел, кайнап чыгу температурасы буенча да сайларга кирәк. Сыйфатсызы 95 градуста кайнап чыга, ә яхшысы 105 градуска кадәр бирешми. Бензин белән дә шундый ук хәл. Әгәр сез сыйфатсыз ягулык саласыз икән, кислород датчиклары шунда ук каршы җавап бирә - моторы тартмый башлый, ягулык ике тапкыр күбрәк сарыф ителә.
– Руслан, сезнең остаханә тәүлек әйләнәсе эшли. Төнлә эшләү үзенчәлекләре турында сөйләп үтсәгез иде.
– Хәзер кешеләрнең эше тыгыз. Күпләре Уфа шәһәренә йөреп эшли һәм аларның машиналарын көндез төзәттерергә вакыты юк. Ә бездә автомобильне ремонтка кич калдырып, иртән килеп алып, тыныч күңел белән үз эшләрең белән китәргә мөмкин. Төнлә, гадәттә, читтән килүчеләр күп була, ватылган машиналарны безгә трассадан сөйрәтеп китерәләр. Бервакыт төнге сәгать 2дә гастрольгә китеп барган музыкантлар төялгән автомобильне буксир белән алып килделәр. Кыш көне дә төнге клиентлар күп була.
Алмаш частьлар һәм акцияләр
– Бер ел элек Сез яңа юнәлеш буенча эшли – заказ буенча чит ил машиналарына алмаш частьлар алып кайта башладыгыз.
– Үзебезнең илдә җитештерелгән автомобильләргә детальләрне бернинди проблемасыз һәм очсыз хакка табып булса, чит ил машиналары белән хәл башкача. Алмаш узелларын һәм детальләрен озак эзләргә туры килә, хаклары да аларның төрлечә, сыйфатлылары да, аларга охшатып Кытайда җитештерелгәннәре дә юк түгел. Ә без заказ буенча сыйфатлы детальләр тәкъдим итәбез. Әгәр клиентның көтәргә мөмкинлеге бар икән, сыйфатлысын табарга мөмкин. Өстәвенә, алмаш частьларга заказ биргәндә 20 процент ташлама каралган.
– Сезнең остаханәдә тагы нинди ташламалар һәм акцияләр бар?
– Кабаттан килүче клиентларга без вип-карта бирәбез. Аның буенча иртәнге сәгать тугыздан кичке тугызка кадәр 10 процент, ә кичке сәгать тугыздан иртәнге тугызга кадәр 20 процент ташлама каралган. Шулай ук социаль челтәрдәге төркемдә бүләкләр уйнатабыз, мәсәлән, бензин. Кызыксынганнар безгә кушылсыннар. Ә гәзит укучыларга 20 процент ташлама бүләк итәргә телим. Моның өчен безнең остаханәгә килүчеләргә район гәзитенең исемен генә әйтергә кирәк.
Машинаны көзге һәм кышкы чорга әзерлибез
– Бу чорда автомобильне тәрбияләү буенча нинди киңәшләр бирер идегез?
– Машинаны кышкылыкка әзерли башларга: маен, шәмнәрен һәм бронепроводларын алмаштырырга, аккумуляторын тикшерергә, антифризның тыгызлыгын үлчәргә кирәк. Тормоз сыеклыгы үзенә дым тартучан. Шул сәбәпле, тормоз цилиндры һәм суппорты туңарга мөмкин. Шулай ук газ бүлү механизмы каешын карап торырга киңәш итәр идем. Әгәр җитештерүче завод регламентта 70 мең километр куйган икән, безнең климат шартларында каешны 50 мең километр үткәч яки һәр дүрт ел саен алмаштыру мөһим. Машина тиешенчә “тәрбияләгәндә” ул сирәгрәк ватыла.
– Руслан, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Эшегездә уңышлар телим.
– Ә мин, үз чиратымда, барсына да бәла-казасыз имин юллар телим. Ә автомобилегезне ремонтларга кирәк булса, Кырмыскалы авылы, Чаган урамы, 5нче йортка мөрәҗәгать итегез.