Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 ноябрь 2018, 12:02

Һәр йортта көтеп алалар

Хат ташучыларның эше белән якыннанрак танышу өчен Урал авылындагы почта бүлекчәсенә барып кайтырга булдым.

Хатлар һәм посылкалар

Барлыгы 180гә якын йорт исәпләнгән Урал, Алексеевка, Яңа Акташ һәм Смоленка авылларын Лилия Зәйдуллина җитәкчелегендәге Урал авылы почта элемтәсе бүлекчәсе хезмәтләндерә. Хатлар һәм по­сылкалар нәкъ биредә эшкәртелә.

- Безгә халык газ, электр уты кебек коммуналь хезмәт­ләр һәм салым түләү өчен килә. Моңардан тыш, без кредит түләүләрен алабыз һәм торак страховкалау белән дә шөгыльләнәбез, - ди Лилия Зәйдуллина.

Иртән бүлекчәгә Кырмыскалыдан почта – гәзитләр, хатлар һәм посылкалар ките­рәләр. Начальник аларны үзе кабул итә һәм эшкәртә. Ә хат ташучы гәзит һәм журналларны аерып беткәч, йорт буйлап таратырга чыгып китә.

Сумка асып иңенә...

Любовь Абрамова хат ташучы булып икенче ел эшли. Шул ук вакытта балалар бакчасында контролер вазыйфасын да башкара.

- Почта таратам, сатуга товарлар алып чыгам, гәзит-журналларга яздырам. Күбрәк район гәзитенә, “Башкортстан Республикасы”, “Аргументы и факты” кебек басмаларга язылалар, - ди ул.

Аңа ияреп мин дә почта таратырга һәм район гәзит­ләренә яздырырга юлландым. Хат ташучыны һәр йортта танып торалар. Ачык йөз белән сәламлиләр, яңалыклар белән уртаклашалар, кайберләре хәтта чәйгә чакыра. Бергә йөрегәндә кайсы йортта яшәүләре, кайсысына күченеп килүләре, кайсысы буш торуы турында сөйләде. Кем нинди басмага язылуы турында да ул белеп тора. Спирт заводы ябылу сәбәпле, авыл халкы­ның күбесе эшсез калган. Шулай булуга карамастан, гәзи­тебезне даими алдыручылар киләсе елның тәүге яртыеллыгына язылып куйган да инде.

Тәүге кар явып, көн салкынайтып җибәрде, урам буйлап йөрегәндә өшеп беттек. Шул вакытта мин хат ташу­чының эше җиңел түгеллеген аңладым.

- Авыр сумка белән көненә алтышар чакрым юл үтәргә туры килә. Ләкин эшем миңа бик ошый, – ди Люба.

Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.
Читайте нас: