Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 декабрь 2018, 12:20

Бу юлы да сынатмадылар

Яшьләрне рухи-әхлакый үстерү һәм патриотик тәрбия бирүнең иң яхшы моделен әзерләү буенча республика фестиваль-конкурсында безнең район вәкилләре дә катнашты. Чараны БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай, Мәгариф министрлыгы һәм республиканың Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы оештырылды.

10 номинация буенча үткәрелгән фестиваль-конкурста 66 мәктәп катнашты. Алар алдына яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү системасының нәтиҗәлеген арттыру, шулай ук республиканың закончалык һәм башкарма власте, “Бердәм Русия” пар­тиясенең төбәк бүлеге, урындагы үз­ида­рә органнары, педагоглар бер­ләш­мәсе һәм ата-аналар җәмгыя­тенең үзара эшен яхшыртуга юнәлтелгән моделен тәкъдим итү бурычы куелды.
Кабак урта мәктәбе мәгариф оешмаларында патриотик тәрбия бирүне үстерү буенча проекты белән барлык катнашучылар арасында җиденче урын яулады. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу проектның җитәкчесе - тормыш хәвефсезлеге нигезләре укытучысы һәм “Йолдыз” хәрби-патриотик клуб җитәкчесе Зәки Әхмәт улы Бикбаев. Шулай ук бу эштә Кабак урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары Солтан Ганиев, Рафаэль Струков һәм тәрбияви эш буенча директор урынбасары Светлана Ильинична Григорьева катнашты.
Проектны төзүдә алар М.Шәй­моратов исемендәге “Йолдыз” хәрби-патриотик клубның, шул ук исемдәге эзләнү отряды һәм “Яшь армияче” клубының күпьеллык эш тәҗрибәсен кулландылар. Бу берләшмә әгъзалары районда һәм республикада үткәрелгән хәрби-спорт, хәрби-патриотик конкурс һәм фестивальләрдә актив катнашалар.
Милена Шәймәрдәнова.
Читайте нас: