Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 декабрь 2018, 11:57

260 елга сузылган юл

1758 елда Карлыман башкортлары һәм Бөре өязенә караган Борай авылыннан килгән мишәр гаиләләре арасында аренда турында купчий Кырмыскалы авылына нигез салу турындагы рәсми документ дип исәпләнә. Бу документ БР Милли архивында саклана.

1800 елда Кырмыскалыда 59 ихатада 360 кеше яшәсә, 1859 елда 270 йортта яшәү­челәр саны 1600 кешегә якынлаша.
Биредәге халык авыл хуҗалыгы, кирпеч җитештерү, сарык тиресе эшкәртү, итек тегү белән шөгыльләнгән. Шулай ук мануфактура, галантерея, бакалея һәм башка товарлар сату үсешә.
1917 елдагы революцияне төрле катлам кешеләре төр­лечә кабул итә. Кырмыскалы авылында Совет власте өчен кискен көрәш бара. 1918 елдан башлап 1919 елның уртасына кадәр Уфа губерниясен Гражданнар сугышы басып ала. Кырмыскалыда каты сугыш бара. Соңыннан Совет власте ныклап урнашкан чорда – 1918 елның февралендә Стәрле­тамак өязенең революция комитеты яңа Кырмыскалы волосте төзергә карар итә.
1921 ел коры килә, уңыш үсми. Янгын чыгып, авылның яртысы диярлек янып бетүе дә кырмыскалыларга зур авырлык тудыра – алар йорт-курасыз торып кала. Хуҗалыклар ахыр чиккә җитә. Авыл халкына ярдәм күрсәтү өчен урындагы партия оешмалары һәм Советлар кулаклардан арткан икмәкне тартып алып, ачлыктан интегүчеләргә ашханәләр ачу өчен мөмкин­лекләр эзли башлый. Кырмыскалыдагы шундый ике ашханәдә 1 яшьтән 14 яшь­кәчә 915 бала туклана. Шулай булуга карамастан, халык ачлыктан кырыла.
20нче еллар ахыры 30нчы еллар башы – коллективлашу чоры. Шулай, 1929 елның язында 29 хуҗалыктан торган Буденный исемендәге колхоз төзелә. Якынча шул вакытта Кырмыскалыда “Кызыл йолдыз” дип исемләнгән икенче колхоз да барлыкка килә.
1930 елда Кырмыска­лының район үзәгенә әверелүе вакыт үтү белән административ үзәк буларак, авылны үстерү өчен яңа этәргеч бирә. Авыл билә­мәсендә яңа дәүләт пред­приятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре төзелә. Мә­сәлән, бу вакытта Кырмыскалы авылында МТС –машина-трактор станциясе төзелә башлый. МТС өчен авылның төньяк-көнбатыш өлешендә (әлегә Әрдәширов, Яңа, Гоголь урамнары) зур биләмә бүлеп бирелә. Биредә яңа производство пред­приятиеләре һәм яңа бистә төзелә. Бу предприя­тиенең әһәмияте сугышка кадәр дә, сугыштан соң да зур була. Бөек Ватан сугышы вакытында иң яхшы чылбырлы тракторлар фронтка җибәрелә һәм тягач сыйфатында кулланыла. Сугыштан соң пред­приятиедә йөзләгән трактор, 60-70 комбайн исәпләнә, 300гә якын кеше эшли.
40нчы еллар башына Кырмыскалы авылында югарыда әйтеп үтелгән ике колхоз, “Карлыман” артеле, сельпо, мал хәзерләү конторасы, ветеринария участогы, колхоз мәктәбе, элемтә узелы, саклык кассасы, дәваханә, мәктәпләр, милиция бүлекчәсе, балалар бакчасы, ясле, даруханә, типография, район гәзитләре редакциясе, район ягулык конторасы, дәүләт банкы һәм башка оешмалар була.
Бөек Ватан сугышы елларында Кырмыскалы авыл Советы үзенең 768 улын һәм кызын фронтка озата. Аларның 493е һәлак була яки төрле фронтларда хәбәрсез югала, 275е генә туган якларына өйләнеп кайта. Авылда картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына торып кала. Барлык эш алар иңенә төшә. Кыска гына вакыт эчендә Кырмыскалы МТСы 95 тракторчы әзерләп чыгара. 1942 елның кышында курсларда 33 хисапчы, 30 ветеринария санитары һәм ферма мөдирләре, 20 комбайнчы, 150 бригадир, 60 колхоз рәисе әзерләнә.
Сугыш елларында район икътисады бөлгенлеккә төшә. Хуҗалыкларда, шул исәптән, “Кызыл йолдыз” һәм Буденный исемендәге колхозларда мал саны кими, авыл хуҗа­лыгы инвентаре сафтан чыга, чәчү мәйданнарының өчтән бер өлеше эшкәртелми. Башка авыллардагы кебек, Кырмыскалы халкы да сугыштан соңгы җимереклекләргә каршы кө­рәшә. Колхозчыларга эшләгән һәр көн өчен 150-200шәр грамм иген бирәләр. Техника җитмәү сәбәпле, барлык эшләр дә кул көче белән башкарыла. Ләкин авырлыкларга карамастан, тормыш әк­ренләп җайлана.
Бу чорда эреләтелгән Салават исемендәге колхоз (1959 елда төзелгән) һәм урындагы сәнәгать предприятиесе (1938 елда төзелгән) авыл икътисадын ныгытуда зур роль уйный. Биредә җигүле транспорт өчен кирәк-яраклар җитештерелә, соңыннан кирпеч җитештерү цехы ачыла.
Салават исемендәге колхоз илдәге үзгәртеп кору чорына кадәр районда икътисадый яктан иң ныклы хуҗалыклардан исәпләнә һәм аның социаль өлкәсен үстерергә булышлык итә. Шулай, 1976 елдан 1986 ел­га кадәр колхоз үзенең хезмәт­кәрләре өчен авыл биләмәсендә 170тән артык фатирдан торган бистә төзи.
Мәктәпләр, дәвалау учреждениесе, ветеринария участогы, балалар бакчалары, китапханә, мәдәният йорты кебек эшчән­лекләре авылны социаль яктан үстерү белән бәйле учрежде­ниеләрнең әһәмияте турында телгә алмый мөмкин түгел. Мәсәлән, 1913 елда төзелә башлаган дәваханә 1926 елда гына сафка кертелә. Мәктәп (бүгенге көндә ул С.М.Чугункин исе­мендәге урта мәктәп дип атала) 1924 елда ачыла. Ә 1нче санлы балалар бакчасы турында мәгъ­лүмат сакланмаган диярлек, ләкин олылар хәтер­ләвенчә, ул 1930 елларда эшли башлаган. Бу учреждение­ләрнең һәрберсе авылның үсешенә үз өлешен кертә, һәрберсенең үз тарихы бар. Шулай, вакытында район­ның колхоз мәктәбе белгеч­ләр әзерләү буенча зур эш башкара. Өлкәннәр арасында наданлыкны бетерү максатында мәктәп укытучылары тарафыннан күпме көч салына. Авыр сугыш һәм аннан соңгы елларда хәвефле эпидемия чорында медицина хезмәткәр­ләренең эшен батырлыкка тиңләргә мөмкин. 50нче елларга кадәр авылда эчәр су булмый, 70нче елларга кадәр учрежде­ниеләр һәм торак йортлар мич белән җылы­тыла, ә электр уты 60нчы елларда гына килә.
“Раймежколхозстрой” (1959 елда нигез салынган) һәм 539нчы механикалаштырылган күчмә колонна (1967 елда төзелә) кебек төзелеш оешмалары авылның һәм районның үсешенә бәһалап беткесез өлеш кертә. Бу ике предприятие производство корпуслары гына түгел, социаль-мәдәни объектлар төзе­леше дә алып бара.
Уфа – Инҗәр – Белорет автотрассасы төзү турында карар кабул ителүе Кырмыскалы авылы һәм район инфраструк­турасының арытабангы үсе­шенә уңай йогынты ясый. Моның өчен республикада өч эре юл-төзелеш идарәлеге барлыкка килә, аларның берсе – 8нче Юл төзү-төзекләндерү идарәлеге безнең районда урнаша. Эшчәнлек чорында бу коллектив тарафыннан районда 400 километрдан артык асфальт салына, соңыннан аларның көче белән авылда бистә төзелеше җәелдерелә. Берничә ел дәвамында йөзгә якын гаилә барлык уңай­лыклары булган фатирлар ала.
80нче еллар азыгында һәм 90нчы еллар башында районда һәм Кырмыскалы авылында социаль объектлар һәм яңа бистә төзелеше башлана. Авылдагы мондый үзгәрешләр “Баштрансгаз” җәмгыятенең Кырмыскалы линия-производство идарәлеге эшчән­леге ярдәмендә мөмкин була. Менә чирек гасыр инде район аша табигый газ үтә. Биредә һәм тирә-як авылларда яшәүчеләр бу предприя­тиеләрдә эшли. Линия-производство идарәлеге район һәм Кырмыскалының социаль-мәдәни үсешендә зур роль уйный.
Авылның үсеш тарихы кыскача шулай. Югарыда санап үтелгән предприя­тие­ләрнең күбесе теге яки бу сәбәп буенча күптән эшчән­лекләрен туктатты. Ләкин йөзләгән кырмыскалылар байтак гомерен шул пред­приятиедә эшләүгә багышлап, авылның елъязмасына изге битләр өстәде. Икенчеләр үз эшчәнлекләрен яңа шартларда саклап калу мөм­кин­леген тапты. Ничек кенә булмасын, ул үтелгән юллар – безнең кече туган ягы­бызның тарихы.
Рәмилә Сәйфуллина, журналистика ветераны.
Читайте нас: