Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 декабрь 2018, 12:07

Гәзит битләреннән...

1935 ел Кырмыскалы колхоз мәктә­бендә икенче чыгарылыш кичәсе үтте. Агымдагы елда авыл хуҗалыгы производствосын 120 белгеч тулыландырачак. Аларның 31е – хисапчы-бухгалтер, 29ы – терлекче, 33е – агротехник һәм 27 бакчачы. *** Буденный исемендәге колхоз эшчәннәре 9 майга 350 гектар пар җирләрен сөреп чыкты – бу планга карата 78 процент.1940 ел Кырмыскалы авылында яшәү­челәр үз көчләре белән 4080 метр юл ремонтладылар – бу планга карата 22 процент. Барлыгы район буенча 68724 метр юл ныгытылды.1943 ел “Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!” лозунгы астында эшләп, Буденный исемендәге колхоз эшчәннәре көн саен билге­ләнгән нормаларны үтәп бара. Шулай, Шәмсебаров, Хәбиров кебек комсомоллар туңга сөрү бурычын 10-15 процентка арттырып үти. *** Авыл халкы 15 көн эчендә “Башкорт истребителе” самолетлары җитештерү өчен 2,5 миллион сумнан артык акча җыйды.

1950 ел

1 майга Буденный исемендәге колхоз эшчәннәре иртә чәчелә торган сабан ашлыгы мәйданнарының 63 процентында чәчте, агач һәм куак үсентеләре утырту 35 процентка башкарылды.

1956 ел

14 июньдә Кырмыскалы урта мәктәбенең җиденче сыйныф укучылары мәктәпкә соңгы тапкыр килде. Чыгарылыш кичәсендә мәктәп директоры Салихов, шулай ук укытучылар Вәкилова, Хәми­това, Канәфиева укучыларга изге теләкләрен җиткерде.

1968 ел

Соңгы 5 ел эчендә район үзә­гендәге 180 гаилә өй туе үткәрде. Соңгы 10-15 ел эчендә байтак производство объектлары, шулай ук универмаг һәм ике кибет барлыкка килде.

1973 ел

Кырмыскалы авылында бер уналты һәм бер сигез фатирлы йорт сафка кертелде.

1978 ел

19 майда Кырмыскалы авылы­ның 2нче санлы балалар бакчасы үз ишекләрен ачты.

1983 ел

Район үзәгендә Салават исе­мендәге колхоз эшчәннәре өчен ике фатирлы йортлар салына башлады. Эшләрне ПМК-539 оешмасы башкара. Барлыгы шундый ун йорт төзеләчәк.

1991 ел

Совет һәм Эшчеләр урамнары кисешендә район кулланучылар җәмгыяте пайчылары акчасына төзелгән яңа азык-төлек кибете ачылды.

1993 ел

Район дәваханәсе поликлиникасында ультразвук тикшеренүләр (УЗИ) кабинеты ачылды.

1994 ел

Кырмыскалы авылында кичке ресторан эшли башлады.

2010 ел

Бөек Җиңүнең 65 еллыгы яңартылган Җиңү паркында бәйрәм ителде. Шулай ук бу көнне хәрби комиссариат бинасында районның Хәрби Дан күргәзмә залы ачылды.

2012 ел

Республика көне алдыннан район үзәгендә “Әни һәм бала” һәйкәле һәм күренекле якташыбыз – дәүләт эшлеклесе М.Х.Солтангалиевка барельеф ачылды.

***

Язның беренче көнендә Кырмыскалы авылында 60 урынга исәпләнгән тагын бер балалар бакчасы үз ишекләрен ачты.

2014 ел

Кырмыскалы авылында ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга яңа фатир ачкычлары тапшырылды. Шулай итеп, Үзәк урамындагы 2нче санлы йорт яңа хуҗаларын кабул итте.
Читайте нас: