Үзән
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 декабрь 2018, 11:55

Төзек юллар – районның йөзе

Кырмыскалы юл төзү-төзекләндерү идарәлеге тәүдә юл участогы дип атала иде. Аңа байтак еллар Наил Миңлегали улы Ганиев җитәкчелек итте. Бу участок Уфа – Инҗәр – Белорет республика автотрассасын һәм безнең район юлларын хезмәтләндерде.

1980 елда 8нче санлы Юл төзү-төзекләндерү идарәлеге төзелә. Аның начальнигы итеп А.М. Мостолюк тәгаенләнә. Александр Иванович җитәкчелеге астында Уфа-Инҗәр-Белорет, Олыкүл-Кабак-Суык-Чишмә, Кырмыскалы-Карлыман-Куганак-Березовка-Кәчүән, Кырмыскалы-Түбәнге Төкен, Уфа районының Мокроусово-Ат заводы, Архангель районының Ырныкшы-Липовка-Успенка, Белорет районының Ассы-Бриш-Искушта автоюллары файдалануга тапшырыла.
2002 елда 8нче санлы юл төзү идарәлеге һәм юл участогы бергә кушыла һәм предприятиегә Ф.Ф. Исхаков җитәкчелек итә. Хәзер Юл төзү-төзекләндерү идарәлеге “Башкиравтодор” структурасы карамагында һәм республикада юл челтәре төзү, ремонтлау һәм реконструкцияләү буенча генераль подрядчы булып тора. Оешманың матди-техник базасы ныклы: үзенең лабораториясе булган асфальт- бетон заводы һәм зур автотрактор паркы бар. Бүген идарәлекне И.Х.Яруллин җитәкли. Предприятие 500 километрдан артык автомобиль юлларын, шул исәптән 38,3 километр – Уфа-Инҗәр-Белорет төбәк һәм 200 километр муниципальара һәм 300 километр урындагы юлларны хезмәтләндерә.
Әлфия Әхмәдуллина.
Читайте нас: