Мәктәп китапханәчесе Р.Ш.Әхтәмованың архивында бөртекләп җыелган фоторәсемнәрне, төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучыларның анкеталарын һәм хатирәләрен карап, укучыларның лаеклы белем алуына, ә укытучыларының абруйлы булуына инанасың.
Мәктәпнең һәр укучысы аерым тарих. Ләкин 1966 елда ул аеруча үзенчәлекле була. Бу елда 10 һәм 11нче сыйныфларны тәмамлау турында өлгергәнлек аттестаты алган 85 укучының күбесе төрле тармакларда югары үрләр яулады.
Чыгарылыш укучылары исемлегендә бертуганнар да байтак. Әйтик, абыйлы-энеле Рафаил һәм Наил Нурмөхәммәтовлар. Тәүгесе – район һәм мәктәбе өчен байтак изге эшләр башкарган “Лениногорскнефть” нефть һәм газ чыгару идарәлеге начальнигы булса, абыйсы – Наил Сәет улының да хезмәт биографиясе ифрат бай. Ул байтак еллар Татарстанның “Сулеевнефть” җәмгыятендә төрле вазыйфаларда эшләде, КамАЗ, КПСС һәм Елабуга шәһәр комитетының комсомол һәм партия оешмаларына җитәкчелек итте, Әлмәт шәһәрендәге “Татнефтехим” җәмгыятенең социаль өлкәсе өчен җавап бирде.
Әхтәмовлар нәселендә дә билгеле кешеләр байтак. Фәнил Барый улы бертуган апасы Рафика белән мәктәпне бергә тәмамлыйлар. Үзенең хезмәт юлын ул физкультура укытучысы булып башлый. 1973 елда язмышын Уфа тимер-бетон заводы белән бәйли һәм формовщиктан предприятие директорына кадәр үрли. Рафика Барый кызы үзен сәламәтлек саклау өлкәсенә быгышлады. Медицина училищесын тәмамлаганнан соң, Уфа шәһәренең 17нче санлы бала тудыру йортында акушерка, соңыннан 10нчы шәһәр клиник дәваханәсендә өлкән шәфкать туташы булып эшли. “БРның атказанган медицина хезмәткәре” дигән исемгә лаек була.
Фәнис Сәхиулла улы Яхин өчен дә медицина тормышының мәгънәсенә әверелә. БРның атказанган табибы, югары категорияле белгеч 30 елга якын Республика онкология диспансерында эшли. Ә Айрат Мәхмүт улы Яхин гомерен фән белән бәйли. Башкорт дәүләт университетының физика-математика факультетын тәмамлаганнан соң Октябрьский шәһәрендәге Фәнни тикшеренү институтына эшкә җибәрелә һәм анда өлкән фәнни хезмәткәр булып хезмәт сала. Техник фәннәр кандидаты.
Эльза Равил кызы Мөхәммәтҗанова да Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтының ветеринария факультетын һәм Скрябин исемендәге ветеринария академиясен тәмамлаганнан соң, кандидатлык, авыл хуҗалыгы маллары патологиясе, онкология һәм морфология өлкәсендә докторлык диссертациясен яклый. Бүгенге көндә ул Башкорт дәүләт аграр университетының ветеринария факультеты профессоры.
Гәүһәр Нурулла кызы Кәримова да язмышын шул ук уку йорты белән бәйли. Башкорт дәүләт университетында биолог-биохимик белгечлеге алып, Мәскәү дәүләт университетының генетика һәм селекция кафедрасы каршындагы аспирантурада укуын дәвам итә. Биология фәннәре кандидаты.
Михаил Иванович Минеевның да хезмәт биографиясе бай. Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң фәнни хезмәткәр булып эшли. Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты. “Бөре” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы, Бөре икмәк комбинаты, “Башкорт” фәнни-җитештерү берләшмәсенә, республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы азык-төлек сәнәгате идарәлегенә җитәкчелек итә. 90нчы еллар азагында – 2000 еллар башында Уфа районы хакимияте башлыгы, республика Премьер-министр урынбасары вазыйфаларында эшли.
Район үзәгендәге ике мәгариф учреждениесе - 2нче санлы мәктәп һәм гимназия дә республикада гына түгел, аннан читтә дә танылу алган үзенең укучылары белән горурланырга хакы бар.