Үзән
+16 °С
Дождь
Җәмгыять
14 Декабря 2018, 08:25

Экологик дәрес үтте

2нче санлы Кырмыскалы урта мәктәбендә БР Табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары Н.В.Логунова катнашлыгында экологик дәрес үткәрелде.

Чарада шулай ук муниципаль район хакимияте баш­лыгының социаль мәсь­әләләр буенча урынбасары Флизә Макеева, “Чиста Уфа” хәйрия проекты җитәкчесе Елена Воробьева, районның мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Исәнбаева, авыл биләмәләре башлыклары, Кырмыскалы мәктәпләре укытучылары, укучылары һәм аларның ата-аналары катнашты.
Очрашуда сүз көнкүреш калдыкларын аерым җыю һәм аларны эшкәртү турында барды. Кунаклар шулай ук көнкүреш калдыкларын утиль­ләштерү проблемасын хәл итү максатында башкарылган эшләр турында сөй­ләделәр. Бу темага кагылышлы сорауларга җаваплар алу максатында уен төрендә бәйге үткәрелде. Иң актив укучыларга бүләкләр тапшырылды.
Чараның төп максаты – кешелекнең төп проблема­ларының берсе булган көн­күреш калдыклары белән эш итү мәдәнияте һәм балаларда тирәя-як мохиткә сакчыл караш булдыру.
Милена Шәймәрдәнова.
Автор фотосы.
Читайте нас