Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 декабрь 2018, 17:07

Бәйрәм кәефе бүләк итә

Кырмыскалы авылының үзәк мәйданында гаҗәеп күркәм боз шәһәрчеге барлыкка килде. Кич җитү белән шәһәрчек уртасындагы күпшы чыршыда тирә-якка ямь өстәп йөзләгән утлар яна, боздан уеп ясалган сыннарга карап күзләр куана, ә фонтаннан җем-җем итеп нурлар чәчелә...

Агымдагы елда боз шә­һәрчеге төзелеше ноябрь азагында ук башланды. Рәссам Василий Степанов район­ның төп мәйданын тәүге ел гына бизәми.
- Быел без боздан арыслан, жираф, дуңгыз баласы, песи һәм тычкан скульптураларын, балалар өчен җигүле ат ясарга булдык, - ди рәссам.
Василий Степанов бире­дә район Мәдәният йорты рәссамы Фаил Габитов белән бергә эшли. Ул сөйләвенчә, боз сыннарының эскизларын ул ноябрь башында ук ясый башлаган. Соңыннан Василий белән иң уңышлы­ларын сайлап алганнар.
Чыршыны Архангель урманыннан, ә шәһәрчек өчен бозларны Кырмыскалы буасыннан алып килгәннәр. Ташырга уңайлы булсын өчен “Жилстройдорсервис” җәм­гыя­те эшчеләре аларны бәләкәй кисәкләргә бүлгән. Электр пычкысы, балта, багор, лом, өтерге кебек тупас эш коралларыннан нинди нәфис җәнлекләрнең сыннары килеп чыккан.
- Метр ярымлык биек­лек­тәге боз сынын ике кеше бер көн эчендә ясап куйды, - ди осталар.
Аларның ярдәмчеләре дә бар. Дүрт кешедән торган бригада мәйданны боз “койма” белән уратып алганнар. Агымдагы елда балалар өчен таучыклар өчәү, рәхәтләнеп уйнасыннар, шусыннар гы­на. Боз сыннарыннан башка шәһәрчеккә сәхнә дә урнаштырылган. Елның төп бизәге – Кыш бабай һәм Карсылу да анда урын алган. Чыршы аслыгы да төрле төсләр белән би­зәлгән. “Кармет” җәмгыяте фонтан урынында махсус инсталляция урнаштырган.
Ерактан ук тирә-якка ямь биреп, үзенә чакырып торган боз шәһәрчеге быел аеруча күркәм килеп чыккан, үзеңне әкият дөнь­ясында кебек хис итәсең. Иртәннән алып кичкә кадәр биредә балаларның шат тавышлары тынмый. Балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә ул шатлык һәм бәйрәм кәефе бүләк итә.
Әлфия ЙОМАКАЕВА.
Читайте нас: