Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 декабрь 2018, 16:41

“Техно Дом”га рәхим итегез!

Кырмыскалы авылында”Техно Дом” дип исемләнгән көнкүреш техникасы һәм электроника кибете ачылды.

Якында гына

Кибет Солтангалиев һәм Совет урамнары кисешендә, ДОСААФка каршы урнашкан. Сатуда көнкүреш техникасы, электр инструментлары, газ һәм электр плиталары, савыт-саба һәм башка товарлар бар.

– Бүген кешеләр товарны еракка бармый гына якында урнашкан кибетләрдә алырга тырыша. Мәсәлән, үтүк артыннан Уфага бару өчен күп вакыт таләп ителә. Ә “Техно Дом” кибете очсыз хакка сыйфатлы техника тәкъдим итә. Килегез, үзегез дә моңа инанырсыз, - ди кибет директоры Нигина Муродова.

Барысы да бар

Суыткычлар, туңдыргыч камералар һәм ларьлар, телевизорлар, автоват, ярымавтомат кер юу машиналары дисеңме - җаның ни тели, биредә барсы да бар. Шулай ук электр су җылыт­кычлар, пушкалар, “Bosh”, “Indesit”, “LG”, “Leran”, “Веко”, “Атлант” фирмасы техникасын алырга мөмкин. Барлык товарларга да гарантия бирелә.

“Leran” фирмасының туң­дыр­гыч камерасын, мәсәлән, “Техно Дом”да 14000 сумнан алырга була. Товарны кредитка алырга да мөмкин. Ә декабрь аенда район буенча илтеп бирү – бушлай.

Уңайлы кибет

“Техно Дом” кибете – хуҗабикәләр өчен аеруча уңай­лы. Биредә хатын-кызлар көн­күрештә файдаланган иттарткыч, кыска дулкынлы мич, тузан суырткыч, мультиварка, блендер, кофеварка, электр чәйнүк, термопот, кухня өчен үлчәү дисеңме - барсы да бар. Кәстрүл, таба, пычак, су фильтры, кер үтүкләү тактасы, кер киптерү җайлан­масы кирәк булса да, бирегә килегез.

Кибеттә шулай ук “Телекарта” телевизион карта, шулай ук санлы телевидение кабулиткеч тә алырга мөмкин.

Ә ир-егетләр инде кибеттә “Redberg” фирмасының электр инструментлары - дрель, шуруповерт һәм болгарка сайлый ала. Кар көрәү машиналары да бар. Бу марка күпләрнең ышанычын акларга өлгерде дә инде.

– “Redberg”ның хакы бар җир­­дә дә бер төсле. Ягъни, республиканың теләсә-кайсы шә­һәре яки авылында аны бер үк хакка сатып алу мөмкинлеге бар. Шуның өчен еракка бару­ның кирәге юк. Аңа кирәк-ярак­ларның да биредә ниндие генә юк, - ди Нигина Муродова.

Автосөючеләр кибеттә аккумуляторлар, аларга зарядка корылмасы һәм “незамерзайка” да сайлый ала. Якын көннәрдә кибеткә ноутбук, планшет, кәрәзле телефон кебек санлы техника кайтарылачак. Шулай ук сатда челтәрле фильтрлар, телефонга зарядка, лампочка, батарейка һәм гирляндалар бар.

Һәр сатып алучыга шатбыз

Яңа кибет уңайлы урында урнашкан. Сәүдә залы да иркен – үзең теләгән товарны сатып алыр­га мөмкин. Яңа ел бәйрәм­нәре алдыннан “Техно Дом”да бер дигән бүләкләр алырга була. Хатын-кызларга блендер, кухня өчен үлчәү яки фен, ә ир-егетләргә электроинструмент яки машина өчен кирәк-ярак сайлый аласыз.

Кибеттә һәр сатып алучыны ачык йөз белән каршыалалар һәм кирәкле техниканы сайларга ярдәм итәләр, теге яки бу модель турында аңлатып бирәләр.

“Техно Дом” кибете ял көннәрсез һәм тәнәфессез 9.00 сәгатьтән 19.00гә кадәр, ә җомга көнне иртәнге 8.30 сәгатьтән эшли.

Адресы: Кырмыскалы авылы, Солтангалиев урамы, 41. Телефон: 8937-300-50-80.
(Реклама хокукында).
Читайте нас: