Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 декабрь 2018, 14:07

Имтихан бирү тәртибендә үзгәрешләр

2019 елдан базалы яки профильле математиканың берсен генә тапшырырга мөмкин – яңа кагыйдәләр расланды

2019 елда укучылар бердәм дәүләт имтиханын һәм төп дәүләт имтиханын яңа кагыйдәләр буенча тапшыра: Рособорнадзор дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүнең яңа тәртибен раслады.
Унберенчеләр өчен иң мөһим үзгәреш - математика буенча имтиханда. Әгәр узган елларда чыгарылыш укучылары бу фәнне база һәм профильле дәрәҗәдә тапашыра алса, хәзер алар берәүне генә сайларга тиеш. Шуның белән бергә математикадан бердәм дәүләт имтиханында начар билге алган очракта сынауны резерв көннәрдә кабаттан бирү өчен алдан сайланганын үзгәртергә мөмкин.
Элекке елларда мәктәп тәмам­лаучылар вузга укырга керү өчен профильле математиканы гына сайлый ала.
Чит телләр буенча имтиханнарда да яңалыҡ бар. Киләсе елда инглиз, немец, француз һәм испан телләре белән беррәттән укучылар кытай телен дә тапшыру хокукына ия булачак.
Хәзер информатикадан бердәм дәүләт имтиханын кәгазь бланкларны кулланмыйча компьютер формасында бирергә була.
Төп дәүләт имтиханында мөһим үзгәреш - рус теленнән йомгаклау әңгәмәсе. Аны уңышлы үтү дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү өчен төп шарт булып тора.
Узган елларда мәктәпне тәмам­лаучылар хәзер бердәм дәүләт имтиханында катнашуга гариза биргәндә аттестатның төп нөсхәсен түгел, ә аның расланган күчермәсен күрсәтә ала.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Читайте нас: