Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 декабрь 2018, 11:59

Киләчәгебез - яшьләр кулында

Муниципаль район хакимияте башлыгы А.Ф.Сабиров актив яшьләр белән очрашу үткәрде. Яшь укытучылар, медицина һәм мәдәният хезмәткәрләре, эшкуарлар турыдан-туры район җитәкчесенә мөрәҗәгать итеп, үзләрен борчыган проблемалар турында сөйләде һәм мөһим мәсьәләләрне хәл итү юлларын тәкъдим итте.

Борчыган мәсьәләләр

Очрашу башында Альфир Фәрхәт улы бүген яшьләрне аеруча борчыган темаларга кагылды. Шулай, районда балалар бакчасына 509 бала чиратта тора. Соңгы дүрт елда барлыгы 340 өстәмә урын булдырылган. Мәктәпләрдә бер сменада укуга күчү бара. Өч гомум белем бирү учреждениесендә генә уку ике сменада алып барыла. Соңгы биш ел эчендә районда 21 мәдәният учреждениесенә ремонт үткәрелде. Аларның җидесе күпфункцияле. Фельдшер-акушерлык пунктлары бездә сакланып калды, ләкин медицина хезмәткәрләре җитми.

- Соңгы биш елда ике меңнән артык җир биләмәсе бүлеп бирелде, аларның яртысыннан күбрәген яшьләр алды. Әлбәттә, җир биләмәсе бирмәгән авыл Советлары бар әле. Мәсәлән, Прибельский авыл биләмәсе мәйдан буенча иң бәләкәй булу сәбәпле, анда буш җир юк. Николаевка авыл Советында Генераль планның раслануын көтә­ләр, бу эш озакка сузыла. Калган авылларда җир биләмәләре бүленәчәк, - дип белдерде район башлыгы.

Җир биләмәсе алучыларның күбесе: “Кайчан урамда ут-су, юл булачак?” – дигән сорау бирә. Безнең район – электр линия­ләре үткәрү буенча республикада лидер булып тора. Юлларга кил-гәндә, бер километр юлга асфальт түшәү өчен җиде миллион сум акча таләп ителә. Шуңа яңа районнарда тәүдә чуерташлы юллар салына.

Сорауга – җавап-киңәш

Әңгәмәнең икенче өлеше яшьләр һәм власть органнары арасында әңгәмә буларак үтте. “Стендмастер” компаниясе вәкиле Рәсил Сафин: “Яшь эшкуарларга эшне кайсы өлкәдән башларга?” - дигән сорау белән мөрәҗәгать итте. Альфир Сабиров авыл хуҗалыгы продукциясен Уфа шәһәрендә эшкәртү һәм сатуга игътибар бирергә киңәш итте.

- Бозаяз җиләк-җимеш совхозы сезон вакытында ай саен миллион сумлык бакча җиләге сата, - дип мисал китерде район башлыгы.

Иске Муса авыл Советыннан фермер Илсур Йосыпов хуҗа­лыкны киңәйтү өчен җир билә­мә­се алуда ярдәм сорады. Бу мәсь­­әләне анык хәл итү өчен район башлыгы аны шәхси кабул итүгә чакырды.

“А-MODEL” модельләр мәк­тәбе җитәкчесе Айгөл Ибраһи­мова яңа эш башлаучы эшкуарларга ярдәм чаралары турында сорашты. Яшь активист Данил Янтураев районны үстерү буенча үзенең тәкъдимнәрен кертте. Виктория Истратова социаль челтәрләрдә берләшеп, актив эш алып бару өчен районның яшьләр советын яңартырга тәкъдим итте.

Очрашуга йомгак ясап, Альфир Фәрхәт улы яшь буын район хакимияте белән бергә киңәш­ләшеп эшләргә тиеш, чөнки безнең киләчәгебез – актив һәм җаваплы яшьләр кулында, - диде.

Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.
Читайте нас: