Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 декабрь 2018, 11:36

Күркә ите кирәк булса, “Индюшка”га рәхим итегез!

Кырмыскалы авылындагы гастрономда һәм Кабак авылында (Мәктәп урамы 1/7) “Индюшка” кибетләре ачылды. Анда күркә ите, ярымфабрикатлар һәм колбасалар алырга мөмкин. Хәбәрчебез Әлфия Әхмәдуллина Кырмыскалы авылындагы гастрономга кереп, сатучылардан “Индюшка”ның продукциясе нәрсәсе белән җәлеп итүе белән кызыксынды.

Линар Заһидуллин:

– Минем өч балам бар, берсе мәктәпкә укый, икенчесе балалар бакчасына йөри, өченчесе хәзергә бәләкәй әле. Аларны сыйфатлы азык белән тукландырырга тырышабыз. Ә күркә ите яшь организм өчен файдалы, анда тимер, кальций һәм магний бар. Шуңа да “Индюшка” кибете безнең өчен бик уңайлы.

Лилия Моратова:

– Бүген мин күркә ите сатып алдым. Бу итне йорттагыларның барсы да ярата, чөнки ул тәмле һәм җиңел үзләштерелә. Гадәттә, мин аны яшелчәләр белән пешерәм. Ярославльдә яшәүче улым Яңа елга кунакка кайтырга тиеш. Шуңа да бу юлы күркә итен күбрәк алдым, аның кайтуына пешереп куярга уйлыйм.

Роза Рафикова:

– Күркә итен мин әледән-әле сатып алам. Беренчедән, ул диетик ризык, икенчедән аңа аллергия булмый. Шул ук вакытта ул файдалы матдәләргә бай. Элегрәк күркә итен эзләп йөрергә туры килә иде. Хәзер район үзәгендә шундый кибет ачылуына шатланып бетә алмыйм.

Әхмәтсафа Әхмәтов:

– Күркә ите элек-электән үзенең файдалы булуы белән билгеле. Табиблар да аны ашарга куша, спортчылар да аның белән туклана. Шәхсән мин үзем сыйфатлы азыкка өстенлек бирәм. Без бозау һәм тавык асрыйбыз, ләкин әледән-әле күркә ите дә сатып алабыз.

(Реклама хокукында).
Читайте нас: