Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 декабрь 2018, 11:52

Малларның да шәхси номеры булачак

Бөтен илдә дистә елдан артык йорт хайваннарына идентификация үткәрелә. Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы малларын тулысынча идентификацияләү буенча пилот проектына кертелгән 10 төбәкнең берсе. Ул 2019 ел азагында тәмамланырга тиеш.

Идентификацияләү процедурасы һәр малга бирка яки чип суктыру юлы белән шәхси номер бирелүен күз уңында тота. Русия Авыл хуҗалы­гының 2016 елның 22 апре­лендәге 161нче санлы боерыгына ярашлы, Русия билә­мәсендә мотлак идентифика­цияләнергә тиешле малларның исемлеге расланган. Барлык сыер, ат, кәҗә, сарык, дуңгыз, йорт куяннары бердәм федераль ведомостька кертеләчәк.
Идентификация һәм исәп алуның мөһим шарты – мал һәм аның хуҗасы турында барлык мәгълүматны REGAGRO Милли исәп системасында теркәү. Бу программа ярдә­мендә малларны күзәтү астында тотарга, ветеринария табибы белән элемтәдә торырга, мәгълүмат белән алмашырга, урланганда, алмаштырганда, сатканда яки алганда хуҗа­сының хокукын ачыкларга, шулай ук сатучы һәм сатып алучы арасында уңайлы эш алып барырга мөмкин.
Ветеринария хезмәте бел­гечләре малларга бирка яки чип суктырганнан соң REGAGRO системасында мал хуҗасын да теркәячәк.
Системага малга үткәрел­гән вакциналар һәм ветеринария процедуралары турында мәгълүматлар кертелә. REGAGRO аша сату өчен акт төзергә, малны сую һәм утиль­ләштерүгә заявка бирергә, электрон паспорт, ветеринария картасы яки белешмә алырга мөмкин. Арытабан бу мәгъ­лүмат “Меркурий” электрон ветеринария сертификация системасы белән бәйле булачак. Ул мал хуҗасына малны суярга яки сатарга рөхсәт бирә. Шулай ук биркасы булмаган мал итен сәүдә челтәрләрендә сату тыела. Хуҗалары аны үзләре өчен генә куллана ала.
Малларга бирка яки чип суктыру өчен җаваплылык аларның хуҗаларына төшә. Мал хуҗасы ветеринария участогына килеп, үзе хәбәр итәр­гә тиеш. Ул бозауларга да кагыла. Ай ярымлык чагында ук аларның колагында тамга булырга тиеш. Чөнки ике айдан маллар туберкулезга, дүрт айдан бруцеллезга тикшерелә.
Шулай ук электрон паспорты булмый торып, малны страховкаларга һәм банкта залог сыйфатында файдаланырга ярамый. Белгечләр әйтүенчә, малларны тамгалау мал хуҗаларына карата яңа салым кертүне күз уңында тотмый. Киләсе елдан эт һәм песи асраучылардан да шәхесләрен раслаучы электрон документ алу таләп ителәчәк.
Галинур Кунакаев, район ветеринария станциясе начальнигы.
Читайте нас: