Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 гыйнвар 2019, 12:52

Кабакта - яңа мәдәният учагы

“Башкортстанның 100 еллыгына – 100 яңа объект” программасы чикләрендә яңа мәдәният йорты ачылу Кабак авылы халкына Яңа ел бүләге булды.

Өй туе белән котлаулар

Иркен, якты һәм уңайлы бина үз ишекләрен декабрь­нең 26сында ачты. Кунакларны икмәк-тоз, кымыз һәм җыр-биюләр белән каршы алдылар.

- Республика җитәкчеле­генең бурычы – халыкка тулыканлы тормышы өчен шартлар тудыру. Мәдәният учагы төзелде, тиешле корылмалар һәм җиһазлар сатып алынды. Анда мәдәни тормыш җырлап-гөрләп барыр, дип ышанасы килә, – диде республиканың мәдәният министры Әминә Шафикова.

Район хакимияте башлыгы Альфир Сабиров авыл халкын бу истәлекле көн белән котлады. Хәзер биредә яшәүчеләрнең һәм тирә-як авыл халкының концерт һәм театр карау, үзешчән сәнгать түгә­рәкләрендә катнашу мөмкин­леге барлыкка килде, диде ул.

- Бу “Башкортстанның 100 еллыгына – 100 яңа объект” программасы буенча республикада ачылган тәүге мәдә­ният учреждениеләренең берсе. Бирегә халык күпләп йөре­сен, зал тамашачылар белән тулы булсын, - дигән теләк­ләрен җиткерде Альфир Фәрх­әт улы.

Яңа мәдәният үзәген ачу тантанасында бик күп кунаклар катнашты. Алар арасында БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары Рушанна Бабич һәм Айгөл Гәрәева да бар иде. Җыелучылар өчен зур бәйрәм концерты күрсәтелде.

Яңа мөмкинлекләр

Кабак мәдәният учагы 300 урынга исәпләнгән. Сәхнә артында грим һәм аппарат бүлмәләре урнашкан.Шулай ук биредә авыл китапханәсе, гардероб һәм иҗат итү өчен бүлмәләр дә бар.

- Байтак еллар дәвамында без клубсыз этләндек. Авыл халкының күңел ачарга һәм ял итәргә мөмкинлеге булмады. Хәзер яңа талантларны, иҗади сәләтләрне ачыкларга һәм үстерергә дә мөмкин булачак. Шунысы куанычлы, мәктәп тә якында гына урнашкан – дәрестән соң уку­чылар биредә шөгыльләнә ала. Киләчәкт балалар өчен вокал төркемнәре, инструменталь ансамбль, бию студиясе, өлкәннәр өчен фольклор төркеме ачу кебек уй-хыялларыбыз бар. Шундый зур бүләк ясаганнары өчен без республика һәм район җитәк­челегенә рәхмәт белдерәбез, - диде Кабак авыл мәдәният йортының мәдәни чаралар оештыручысы Альбина Кадрачева.

Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.
Читайте нас: