Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 гыйнвар 2019, 13:02

Россельхозбанкка – яңа адрес буенча

Россельхозбанкның Кырмыскалы авылындагы өстәмә офисы яңа урынга күчте – хәзер ул клиентларны Киров урамындагы 23/5 санлы бинада кабул итә.

Яңа офисны ачу көнендә иртән-иртүк байтак халык җыелган иде. Берәүләр банкоматтан - акча, икенчеләр кре­дит алырга, ә өченчеләр банк хезмәткәрләрен котларга килгән. Муниципаль район хакимияте башлыгы Альфир Сабиров тәбрикләү сүзләреннән соң Россельхозбанкның районда зур популярлык яулавын һәм клиентларга төрле продуктлар тәкъдим итүен билгеләде.
- Безнең банк халык белән дә, юридик берәмлекләр белән дә эшли. Кырмыскалы районы актив үсешә. Биредә бик күп халык яши, читкә яшәргә китүчеләр юк. Безнең бурыч – клиентлар өчен уңайлы шартлар тудыру. Шуңа да без офисны уңайлы урында ачарга карар иттек, - ди Россельхозбанк җәмгыятенең Башкортстан төбәк филиалы директоры Алексей Самсонов.
Яңа офис район үзәгенең төп урамында урнашкан һәм ерактан ук күренеп тора. Биредә клиентлар белән эшләү залы иркен, ә банкомат тәүлек әйләнәсе эшли. Клиентлар белән эшләү залында аерым кешеләр һәм юридик берәмлекләрне хезмәтләндерү өчен белешмәләр эленгән. Клиентларны хезмәтләндерү ачык урында башкарыла – менеджер белән утырып аралашырга мөмкин. Кассаларның саны да артты. Кыскасы, клиентларны хезмәтләндерү өчен барлык шартлар да тудырылган.
Юлия СОЛТАНОВА.
Автор фотосы.
Читайте нас: