Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе белән берлектә оештырылган спорт чарасы аларга аеруча ошады. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы А.Ф.Сабиров, социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ф.Н.Макеева, район Советы секретаре А.З.Сәетгалин һәм башкалар катнашты. Бу көнне бераз салкын булуга карамастан, барысы да Кызылгы күле бозы өстендә рәхәтләнеп күңел ачты: капчык киеп ярыштылар, аркан тарттылар, битләре алсуланганчы таудан шудылар. Соңыннан мини-футбол буенча матч үткәрелде. Уеннар бик күңелле һәм шул ук вакытта киеренке килеп чыкты. Ни генә дисәң дә, малайларга кунаклар белән көч сынашырга туры килде. Ә бу алар өчен икеләтә шатлык.
Ерактан Кыш бабай белән Карсылуны күргәч, балаларның кәефләре тагын да күтәрелеп китте. Яңа елда аларның кулыннан күчтәнәч алу турында кем генә хыялланмый икән?!
Гомумән, байтак уңай тәэссоратлар калдырган бу яңа ел каникулларын балалар онытмаячак. Биредә аларның һәр көне шатлыктан торсын һәм йөзләрендә бәхетле елмаю балкысын өчен зур тырышлык салдылар. Иң мөһиме, яңа ел әкияте тәмамланмасын, аларның әти-әниләре үзләренең хатасын танып, туры юлга бассыннар һәм балаларын игътибар һәм хәстәрлек белән уратып алсын иде, дип телисе килә.