Әлеге чарада авыл мәктәбе укучылары һәм укытучылары да актив катнашты. Алар республикага багышланган шигырьләрен сөйләделәр. Укытучылар Тәслимә Фәхретдинова, Миләүшә Яһүдина һәм клуб хезмәткәре Альфира Әхтәмова башкарган моңлы һәм дәртле җырларын тамашачыга бүләк итте. Укучы Белла Акбашеваның җырлавына да тамашачылар сокланып карап утырды. Оныкасы Рәсилә, кызы Римма белән Альфира Әхтәмова “Ботка пеш, пеш!” дип исемләнгән шаян бию башкарып, Валера Фролов шүрәле булып чыгыш ясап, барсының кәефен тагы да күтәреп җибәрделәр. Тамашачы һәр номерны яратып кабул итте, алкышларга күмде.
Карлыман мәктәбе укучылары да бурычлы калмады, концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Гомумән, чара бик кызыклы һәм күңелле килеп чыкты. Соңыннан бергәләшеп Шәриф Биккол музеена барып, экспонатларга сокланып йөреде. Чарадан барысы да кәнәгать калды.
Ул кичне яшь талантларыбызның елдан-ел остара баруын күреп, залдагылар куанып кул чабып утырды. Ул алкышлар, әлбәттә, балаларның сәләтен үстерү өлкәсендә эшләүче укытучыларга да кагыла. Моның өчен аларга да, ата-аналарга да “Әфарин!” дип әйтәсе генә кала.