Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 гыйнвар 2019, 17:21

Кул эшләре – иҗат җимешләре

Район гәзите редакциясе Интернет челтәрендә оста куллылар арасында конкурс игълан иткән иде. Төрле авыллардан осталар үзләренең кул эшләрен җибәрде. Алар арасында иң уңышлы эшләрне сайлап алдык.

Беренче урын Кабак авылыннан Людмила Макаровага бирелде. Ул конкурска алмаз, мулине һәм сәйлән белән чигелгән картиналарын җибәргән. “Бервакыт ахирәтем белән кибеткә кереп, чигү кирәк-яраклары сатып алдым. Шул вакыттан бирле энә һәм җепләрдән аерылганым юк. Ләкин барыннан элек миңа сәйлән белән эшләү ныграк ошый. Алар ярдәмендә иконалар чигәм. Ул мине тынычландыра. Буш вакытым бар икән, көне буена бу эш белән шөгыльләнә алам”, - ди Людмила.
Кырмыскалы авылыннан Елена Гафарова безнең конкурста икенче урынга лаек булды. Лена энә белән башлык, шарф, бияләй һәм кофталар, ә ыргак белән кәрзиннәр, аслыклар, хәтта балалар өчен аяк киемнәре дә бәйли. “Мин кул эшләренә балачактан әвәс булдым. 4 яшьлек чагымда ук кулыма кайчы алып, курчакларыма киемнәр кисеп кидерә идем. Ә 5нче сыйныфта укыганда бәйләм бәйләү түгәрәгенә йөри башладым. Әнием дә, нәнәем дә ыргак белән бәйли, тегә һәм келәмнәр суккан, - ди Елена.
Өченче урын Константиновка авылыннан Татьяны Зоновага бирелде. Татьяна Кырмыскалы пекарнясында эшли. Аның мавыгуы эше белән дә бәйле - ул тозлы камырдан кул эшләре һәм картиналар ясый. Татьянаның байтак әйбер­ләрен районда үткәрелгән күргәзмәләрдә һәм Сабантуйларда да күрергә мөмкин. “Камырдан картиналар ясыйм, аларны буйыйм һәм лак белән каплыйм. Эшләремне дусларыма бүләк итәм. Алар озак саклана һәм якыннарымның кәефен күтәрә”, - ди оста.
Эшләр арасыннан иң яхшыларын сайлап алу җиңел түгел. Чөнки аларның һәр­берсе кабатланмас, анда хатын-кыз­ларның күз нуры, күңел җылысы салынган. Шулай, Светлана Мөхәммәт­га­линаның куяннары берсен дә битараф кал­дырмый. Ә Ирина Степанованың бизәнгечләре һәркемнең күңеленә хуш килер. Людмила Дмитриева бер дигән брошкалар ясый. Фәния Әхмәдуллина тапочкалар һәм йон оеклар бәйли. Земфира Байгилдина энә белән берсеннән-берсе матур әйберләр тудыра, ә Ләйсән Дәүләтшинаның шәлләре күз явын алырлык. Венера Антипина чиккән картиналарга да сокланмый карау мөмкин түгел. Альбина Нургалиева Яңа ел символы – Дуңгыз бәйләп җибәргән.
Әлфия Йомакаева.
Читайте нас: