Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 гыйнвар 2019, 12:02

“Авыл – мөһим әхлакый һәм икътисади чыганак!”

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Әбҗәлил районында булды.Янекәй авылында ул урындагы халык белән аралашты, алар республика җитәкчесенә торак пунктындагы проблемалар турында сөйләде. Шуларның берсе – балалар бакчасына ихтыяҗ. Радий Хәбиров агымдагы елда – тиешле проект-смета документларын әзерләргә, киләсе елда мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен төзи башларга кушты.

Халыкны кызыксындырган башка мәсьәләләрне – транспорт инфраструктурасы, газ үткәрү, урамнарны яктырту – Радий Хәбиров муниципалитет җитәкчелеге катнашлыгындагы җыенда тикшерергә, арытаба тәгаен эш планы әзерләргә тәкъдим итте.
Сәфәр барышында Радий Хәбиров Закирҗановлар гаиләсендә кунакта булды. Аларның улы – 5 яшьлек Рамазан белән төбәк җитәкчесе узган елның октябрендә танышкан иде. Рамазанның әнисе Алия башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә, әтисе Радмир бизнес белән шөгыльләнә. Әлеге вакытта ул хезмәттәше белән бергә мал чалу цехы төзи. Республика программасы кысаларында алар 3 миллион сум күләмендә грант алган да инде. Радий Хәбиров цехны карады һәм район җитәкчелегенә яңа предприятиене эшкә кушуда булышлык итәргә кушты.
Арытаба Радий Хәбиров “Яктыкүл” шифаханәсендә узучы “Урал легендасы” дип аталучы Digital Корылтайның икенче форумында катнашучылар белән очрашты һәм алар белән социаль челтәрләрдә дәүләт власте органнары эше принцибын тикшерде.
– Без, чиновниклар өчен, Интернетта, социаль челтәрләрдә эшләү – җитди бурыч, һәм без аны кабул иттек. Мин субъектлар җитәкчеләре, муниципалитет башлыклары гади халык арасында булырга тиеш, дигән фикердә, – диде Радий Хәбиров. – Безнең өчен бу – мөһим инструмент. Әгәр дә бу юнәлештә эшне дөрес итеп оештыра белсәк, күп нәрсәләргә ирешәчәкбез.
Төбәк җитәкчесе республика чиновникларына социаль челтәрләрдә үз битләрен алып бару буенча киңәшләр бирде. Аның фикеренчә, биредә аек акыл һәм ихласлык төп принциплар булып тора.
Әбҗәлил районының шифаханә-курорт зонасында төбәк җитәкчесе “Каенкай” ял йорты эшчәнлеге белән танышты. Ул дәвалау һәм торак пунктларын карады, республика һәм күрше төбәкләр халкында шифаханәләргә булган ихтыяҗ белән кызыксынды.
Шифаханә белән танышканнан соң, Радий Хәбиров Хөкүмәт әгъзалары, муниципалитет вәкилләре катнашлыгында киңәшмә үткәрде. Анда районның курорт зонасын арытаба үстерү мәсьәләләре тикшерелде.
Радий Хәбиров вице-премьер вазыйфасын башкаручы Ленара Ивановага шифаханәне үстерү буенча, шул исәптән муниципалитет позициясен исәпкә алып, бер атна эчендә тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
Шул ук көнне Әбҗәлил, Баймак, Бөрҗән, Белорет, Учалы һәм Хәйбулла районнарының авыл биләмәләре башлыклары катнашлыгында Урал аръягын үстерү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә үтте. Аның кысаларында “Авыл Советларының манифесты”н эшләү буенча проект сессиясе үтте. Чарада төбәк җитәкчесе дә катнашты.
– Мин республика районнарына сәфәргә еш чыгам һәм авыл биләмәләре башлыклары белән очрашам. Гадәттә, алар – җылы тәэссоратлар калдыра торган битараф булмаган кешеләр, профессионаллар, – диде Радий Хәбиров. – Эшемдә мин сезгә таянырга телим, чөнки авыл халкына кагылышлы мәсьәләләрне, беренче чиратта, нәкъ сез хәл итәсез. Авыл безнең өчен бик мөһим. Ул – әхлакый чыганак, икътисадның мөһим тармагы.
Семинар барышында анда катнашучылар дәүләт проектларының 10 юнәлеше буенча тәкъдимнәр кертте һәм аларны кабул итте.
https://kiziltan.ru/obchestvo/18354-avyl-mim-hlakyy-m-iktisadi-chyganak.html ("Кызыл таң" сайтыннан алынды).
Читайте нас: