Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 гыйнвар 2019, 11:10

Мактауга лаек укытучылар

Үткән атнада 2нче санлы Кырмыскалы урта мәктәбендә “Ел укытучысы – 2019” район конкурсы үткәрелде. Анда район укытучылары һөнәри осталыкка көч сынашып, белемнәрен, сәләтләрен, үзләре кулланган укыту алымнарын күрсәтте, еллар буена туплаган тәҗрибәләрен башкалар белән уртаклашты. Йолага әверелгән бәйгедә 22 укытучы катнашты.

Финалга чыккан 6 мөгаллим арасыннан “Ел укытучысы – 2019” һәм абсолют җиңүче исемен Иске Кыешкы мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Эльвира Ильясова яулады. “Рус теле һәм әдәбияты укытучысы – 2019” җиңүчесе дип Прибельский урта мәктәбе укытучысы Алия Булатова, “Татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2019” дип Сахай мәктәбе укытучысы Гүзәлия Гыйззәтуллина, “Яшь ел укытучысы – 2019” дип Иске Бәбеч мәк­тәбенең инглиз теле укытучысы Гөлнур Ишбирдина танылды. Иске Кыешкы мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ирина Хаҗивәлиева “Белем саклаучы” номинациясе, ә Прибельский мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлсем Әпсәләмова “Йөрәгемне балаларга бирәм” номинациясе буенча җиңүгә лаек булды.
- Педагогик осталык конкурсы – чагу вакыйга, иң яхшы йолаларны үз­ләренең тырышлыгы, энтузиазмы, күңел таләбе белән саклаган һәм арттырган кешеләрнең бәйрәме. Сез бүген тулысынча үзегезне төрле яклап ача алдыгыз, заман таләпләре үзгәрсә дә, укытучы һөнәренең мөһим булуын исбат иттегез. Сезнең белән горурланабыз һәм башкалага барып, районыбызның данын яклауда уңышлар телибез, - дип конкурста катнашучыларга мөрәҗәгать итте район мәгариф бүлегенең уку секторы мөдире Гүзәл Ринат кызы Чың­гызова.
Районның мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы рәисе Кадрия Наил кызы Заһитова барсын да һөнәри бәйрәм - “Ел укытучысы” бәйгесе белән котлап, осталык дәресен күрсәтүдә аерылып торган Прибельский мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлсем Әпсәлә­мовага профсоюз оешмасы исеменнән акчалата бүләк тапшырды. Әлбәттә, бу бәйгедә җиңү яулау укытучыларга җиңел бирелмәде - алар бу уңышка айлар буена әзерләнеп, хезмәткә иҗади карап, тырышлык аша килде. Шуңа да бүләкләү тантанасында кайбер конкурсант­ларның күз яшьләрен күрү гаҗәп түгел иде.
Без дә республика күләмендә район данын яклап чыгыш ясаучы укытучыларга уңышлар теләп калабыз.
Гөлчәчәк Алачева.
Читайте нас: