Олыкүл – районның иң эре авылларының берсе, шуңа да халыкның хәл итәсе мәсьәләләре дә бихисап. Бу көнне каты көнкүреш калдыкларын җыю, медицина хезмәтләндерүе, урамнарны яктырту, юлларны төзекләндерү, бәйсез этләр һәм башка проблемаларга кагылышлы көндәлек темалар күтәрелеп чыкты.
- Өстенлекле бурычларны халык белән бергәләп билгеләү, кешеләрне районны үстерү планы белән таныштыру максатында оештырылган мондый җыеннарны без узган елда башлап җибәргән идек, - диде Альфир Фәрхәт улы, газ, су, электр уты үткәрү, авылларны төзекләндерү кебек юнәлешләрнең әһәмиятен билгеләп.
- Без урамнарны яктырту программасына уңышлы кердек, аның ярдәмендә электр энергиясен сакчыл файдалану һәм фонарьларның санын арттыру мөмкинлеге барлыкка килде. Тәү чиратта, балалар күпләп йөрегән һәм урамнарның хәвефле урыннары яктыртылачак, - дип аңлатты ул.
Очрашуда халыкны авария хәлендәге йортлардан күчерү, шулай ук фатирларны җылыту темалары тикшерелде. Район хакимияте башлыгының төзелеш буенча урынбасары В.И.Волик күпфатирлы йортлардагы фатирларны аерым газ казаны куеп җылыту системасына күчерү буенча хөкүмәт программасы турында сөйләде.
- Олыкүл авылы халкы өчен аерым җылыту системасына күчү якынча 20 мең сумга төшәчәк. Төп акча республика һәм район бюджетыннан бүленәчәк. Шул ук вакытта фатирларның эчендә җылыту системасы тулысынча алмаштырылачак, - диде Валерий Иванович.
Җыелышта билгеләнүенчә, Олыкүл авылы халкының “Стройбытсервис” идарә итү компаниясе алдында 7,5 миллион сум бурычы бар. Ресурс белән тәэмин итүче оешмаларга бурычлар вакытында һәм тулысынча түләнеп бетсә, алар акчаны челтәрләрне хезмәтләндерү һәм модернизацияләүгә файдалана алачак, бу күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатын арттыруга да йогынты ясаячак.
Район хакимияте һәм урындагы авыл Советы вәкилләре чыгышыннан соң авыл халкы аларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Җәүдәт Салихов (Олыкүл авылы):
- Минем соравым юлларны төзекләндерүгә кагыла. Октябрьнең 60 еллыгы урамы тар, шунлыктан каршы килүче машина белән үткәндә авырга туры килә, балалар өчен дә хәвефле. Аны киңәйтеп булмас микән?
- Чынлап та, бу урамны киңәйтү өчен тәүдә анда яшәүчеләрдән рөхсәт алырга кирәк. Аны фәкать аларның җир биләмәләре исәбеннән генә киңәйтеп булачак. Халыкның култамгаларын җыйганнан соң гына арытабан эш итү планлаштырылачак. Авыл Советы бу юнәлештә эш башлады да инде.
Арытабан җир хуҗаларының биләмәләрен тиешенчә тәртиптә тотмауларына да зарланучылар булды. “Кайбер гаиләләр бакчаларын карамыйлар, анда чүп үләннәре үсеп утыра. Аз гына чаткы төшсә дә, ут кабып китү куркынычы бар”, - диделәр.
- Бакчаларын тәртиптә тотмаган кешеләрне административ җаваплылыкка тарттырачакбыз. Янгын хәвефсезлеге һәм төзекләндерү кагыйдәләре буенча, авыл Советының моңа хокукы бар. Шуңа күрә гаепле кешеләр штрафтан котыла алмаячак, - дип җавап бирде Альфир Фәрхәт улы.
Чүп-чар җыю өчен контейнерлар кайда урнаштырылачак, дигән сорау да бирелде.
- Каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен контейнерларны урнаштыру урынын сез үзегез сайларга тиеш. Ә без, үз чиратыбызда, халыкка уңайлыклар тудыру өчен барсын да эшләячәкбез, - диде район башлыгы.
Республикада һәр фатирны җылыту системасына күчү һәм блоклы казанлыклар урнаштыру 2015 елдан бирле тормышка ашырыла. Өч ел эчендә генә 4,5 меңнән артык фатир газ белән җылытуга күчерелде, 37 блоклы казанлык төзелде. 87,6 километр искергән җылылык челтәре һәм 28 казанлык файдаланудан алынды. 2022 елга төбәк программасы буенча барлыгы 23 меңнән артык фатир аерым җылыту системасына күчереләчәк.