Олыкүл мәдәният йортында китапханә хезмәткәрләре белән берлектә Русиядә Театр елына багышланган “Могҗизалы театр дөньясы” дип исемләнгән театрлаштырылган тамаша үткәрелде, китап күргәзмәсе оештырылды. Чара башында балаларга театр, анда эшләүчеләр, тамашачылар залында үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр. Әңгәмә барышында балалар “Театр” дигән могҗизалы сүз турында бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр.
“Теремок” әкиятеннән кунакка килгән Аюның тылсымлы кәрзинендә әкият геройлары турында табышмаклар, мавыктыргыч биремнәр дә бар иде. Аларга җавапларны балалар бик тиз тапты. Соңыннан балалар үзләре дә әкият күрсәттеләр. Чара бик кызыклы килеп чыкты.
Ләйсән Назыйрова, мәдәни чаралар оештыручы.