Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 февраль 2019, 11:45

Яхшы шартлар тудырылды

Район үзәк дәваханәсенең йогышлы чирләрне дәвалау бүлекчәсе капиталь ремонттан соң янә үз ишекләрен ачты. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 1983 елдан башлап биредә мондый ремонт үткәрелгәне юк иде әле.

Район үзәк дәваханәсенең йогышлы чирләрне дәвалау бүлекчәсе капиталь ремонттан соң янә үз ишекләрен ачты. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 1983 елдан башлап биредә мондый ремонт үткәрелгәне юк иде әле.
Шәфкать туташы Рима Батталова безнең өчен зур булмаган экскурсия үткәрде. Урамнан бүлекчәгә без чиста кабул итү бүлмәсе аша үтәбез. Килеп керү белән бинада якты һәм иркен булуы күзгә ташлана. Зур пластик тәрәзәләр, ачык төстәге стеналар, ак ишекләр дә яктылык һәм пөхтәлек биреп тора. Биш ай эчендә биредә байтак эшләр башкарылган – электр чыбыклары алмаштырылган, стеналар буялган, коммуника­цияләр алмаштырылган, яңа унитазлар һәм раковиналар куелган.
- Ремонт өчен республика бюджетыннан бүленгән акча коммуника­цияләрне алмаштыру һәм электромонтаж эшләренә тотынылды, ә идән җәю, стеналарны буяу кебек башка эшләрне үзебезнең акчага башкардык, - ди район үзәк дәваханәсенең баш табибы Арсен Эрнст улы Камалов.
Йогышлы чирләрне дәвалау бүлекчәсе берьюлы 15 пациентны кабул итә ала. Алар өчен барлык шартлар да булдырылган. Бүлекчә беркайчан да буш торганы юк. Бирегә пациентлар эчәк инфекциясе, кискен респиратор вирус инфекциясе, ангина кебек авырулар белән килә. Диагноз кую белән авырлыклар булмый - баклаборатория шул ук бинада урнашкан. Башка пациентларга авыруларны йоктырмас өчен бүлекчәдә изолятор да бар.
Медицина хезмәткәрләре өчен дә барлык шартлар тудырылган. Ял һәм ординатор бүлмәләрендә эшләп тә, ял итеп тә була.
- Бүлекчәдә барлыгы 11 хезмәткәр, аларның 5се шәфкать туташы, бер азык таратучы һәм санитаркалар, - ди бүлекчә мөдире, гомум 39 ел эш стажының 34 елын шул бүлекчәгә багышлаган югары категорияле табиб Р.Г.Мөхәммәтова (рәсемдә).
- Коллектив бердәм. Күбесе яшь килеш эшкә килеп, биредә калганнар. Мәсәлән, шәфкать туташы Роза Әһлетдинова монда 40 елдан артык, Земфира Кәримова – 40 ел, Гүзәл Әминева һәм Эльвира Гайнетдинова 34әр ел, Рима Батталова – 19 ел эшли. Азык таратучы Зилә Халикова – 12, санитаркалар Лилия Мөхәммәтҗанова – 25, Оксана Лазарева – 19, Ольга Матвеева - 28, Гөлфия Әлмөхәммәтова 6 ел гомерен биредә эшләүгә багышлаган. Санитаркаларның көн буена кулларыннан чүпрәк тәшми. Әледән-әле тәрәзә төпләрен, җиһаз­ларны, ишек тоткаларын сөртеп кенә торалар. Савыт-сабаларны юганнан соң махсус сыекчага салып тоталар. Һәр авыруның артыннан урын-ятак әйбер­ләре, матрац, одеял һәм мендәрләр махсус дезкамерада эшкәртелә.
Әйе, эш җиңелдән түгел, ләкин ак ха­лат­лылар аны намус белән башкара. Бу турыда “Дәгъвалар һәм тәкъдимнәр” кенәгәсеннән пациентларның фикер­ләрен китерергә була: “Биредә барлык шартлар да бар. Ремонттан соң бүлекчә тагы да яктырып китте. Медицина хезмәткәрләренә һәм санитаркаларга зур рәхмәт. Игътибарлылар, туклану белән дә канәгатьбез”.
Ләкин ничек кенә шартлар яхшырмасын, бирегә эләкмәвең хәерле.
Светлана Карпова.
Читайте нас: