Үзән
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 февраль 2019, 11:32

Чәчкә ат, күпмилләтле Башкортстан!

Шул көннәрдә районда Башкортстанның 100 еллыгына багышланган “Чәчкә ат, күпмилләтле Башкортстан – тынычлык һәм изгелек иле” фестиваль-марафон старт алды.

Шул көннәрдә районда Башкортстанның 100 еллыгына багышланган “Чәчкә ат, күпмилләтле Башкортстан – тынычлык һәм изгелек иле” фестиваль-марафон старт алды.
Марафонны Бозаяз авыл мәдәният йорты артистлары башлап җибәрде һәм эстафетаны Иске Муса авыл Советына тапшырдылар. Ә алар узган атнада фестиваль штандартын тапшыру өчен Атҗитәр авыл биләмәсенә зур концерт прогораммасы белән кунакка килделәр.
Чарада муниципаль район хакимиятенең социаль мәсьә­ләләр буенча урынбасары Флизә Макеева, Иске Муса авыл би­ләмәсе башлыгы Илмира Гали­әх­мәтова, Атҗитәр авыл биләмә­се башлыгы Гөл­йөзем Уразбахтина һәм мәдәният бүлеге начальнигы Гөлнара Әминева катнашты.
Үзләренең чыгышларында Флизә Наил кызы һәм Гөлйөзем Гандәлиф кызы безнең төбәктә социаль хәл тотрыклы, республикабыз Русиянең әйдәүче урыннарның берсен били, биредә төрле милләт һәм дин вәкилләре дус һәм тату яши, дип белдерделәр.
- Фестиваль район билә­мәсендә яшәүче төрле милләт халкының мәдәни гореф-гадәт­ләрен һәм йолаларын ныгыту, республиканың һәм гомум илнең милли рухи һәм әхлакый кыйм­мәтләрен үстерү һәм саклауга юнәлтелгән. Безнең өчен ул зур әһәмияткә ия, чөнки фестиваль вакытында без яңа кешеләр һәм коллективлар белән танышабыз, алдыбызга куелган бурычларны хәл итүдә иҗади алымнар кулланабыз. Өстәвенә, ул райондагы авыл биләмә­ләренә бәйрәм кәефе һәм шатлык бүләк итә. Фестиваль 10 апрельдә район Мәдәният сараенда гала-концерт белән тәмамлана. Анда иҗади коллек­тивларның һәм башкару­ч­ы­лар­ның иң яхшы номерлары күрсә­теләчәк, - диде Гөлнара Миңле­хәер кызы.
Иске Муса авыл Советының үзешчән сәнгать артистлары атҗитәрлеләргә җыр-бию, шигырь һәм театрлаштырылган тамашадан торган кызыклы прог­рамма әзерләп алып килгән. Чара азагында тантаналы шартларда Илмира Әнвәр кызы фес­тиваль штандартын Гөлйөзем Гандәлиф кызына тапшырды.
Милена Шәймәрдәнова.
Автор фотосы.
Читайте нас: