Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 февраль 2019, 11:25

“Милли аваз” татар дөньясын данлый

Шул көннәрдә Бозаяз мәдәният йортында “Милли аваз” төркеме үзенең беренче тамашасын үткәрде.

Шул көннәрдә Бозаяз мәдәният йортында “Милли аваз” төркеме үзенең беренче тамашасын үткәрде.
- Чараның төп максаты - татар дөньясын данлауга, татар телен саклауга, татар халкының гореф-гадәтләренә, аның мәдәниятенә, мәгәрифенә кечкенә булса да яңа сулыш өрү теләге, - диде төркемгә нигез салучы, аны оештыручы, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, республикабызның билгеле шагыйрьләренең берсе, композитор, йөздән артык җырлар авторы Мидхәт Әбделманов.
Кичәнең программасы бай булды – татар халык җырлары, компози­торларның көйләре, татар биюләре дә бергә үрелеп барды. Флюр Абдиев, Олег Акбашев, Наил Латыйпов һәм сәхнәгә чыккан башкаларның чыгышларын тамашачылар көчле алкышларга күмде. Соңыннан ветераннар оешмасы рәисе урынбасары Мидхәт Рәҗәпов тамашачылар исеменнән чыгыш ясап:
-“Милли аваз” ның башлангычы мактауга лаек. Татар теленнән дә көчле, татлы, назлы һәм ләззәтле тел бармы икән? Без шул хакыйкатьне онытмаска тиеш: бүгенге көндә дөньядагы 6-7мең милләт арасында татар дөньясы үзенең бөеклеге һәм искиткеч үзенчәлеге белән аерылып тора, - диде һәм телебезне, милли йолаларыбызны, гореф-гадәт­ләре­безне, борынгы җырларыбызны саклау белән шөгыльләнгән төркемгә иҗади уңышлар теләде.
Гөлфинә Мостаева.
Читайте нас: