Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 февраль 2019, 12:24

Геройлар халык хәтерендә яши

Сахай урта мәктәбендә Яшь антифашистларны искә алу көненә багышланган линейка үткәрелде. Аның төп максаты – укучыларны яшь антифашистлар, Бөек Ватан сугышы елларындагы герой пионерлар белән таныштыру, Туган илгә сөю, патриотлык тойгысы тәрбияләү.

Чарада 4 – 7нче сыйныф укучылары катнашты. Алып баручылар Володя Дубинин, Марат Казей, Зины Портнова һәм башка геройларның батырлыгы турында сөйләделәр. Соңыннан гомерләрен аямыйча тыныч тормыш өчен һәлак булганнарны бер минут тын калып искә алдылар. 7нче сыйныф укучылары яшь батырлар турында шигырьләр сөйләделәр.
Линейка азагында бергәләшеп “Һәрвакыт булсын кояш” җырын башкардылар.
Руфина Зәйнуллина, Сахай урта мәктәбенең тәрбияви эш буенча директор урынбасары.
Читайте нас: