Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 февраль 2019, 16:47

Медицина оешмаларында – карантин

Республикада грипп һәм ОРВИ белән авыру буенча имин булмаган эпидемия чоры башланды. Инфекция таралуны кисәтү максатыннан медицина оешмаларында карантин игълан ителде.

Республикада грипп һәм ОРВИ белән авыру буенча имин булмаган эпидемия чоры башланды. Инфекция таралуны кисәтү максатыннан медицина оешмаларында карантин игълан ителде.
Стационарлардагы авырулар янына хәл белергә килүчеләр кертелми башлады. Балалар поликлиникаларында профилактик кабул итү дә вакытлыча туктатылды.
Медицина оешмаларында вируска каршы препаратлар, медикаментлар, саклану чаралары запасы контрольдә тотыла.
Поликлиникаларда табиблар хәзер эш көннәрендә - 8-21, шимбә 8-17 сәгатьләрдә кабул итә. Авыр хәлдәгеләргә эш көннәрендә табибны - кичке сигезгә, шимбә дүрткә кадәр чакырып була.
https://kiziltan.ru/zdorovie/19065-medicina-oeshmalarynda-karantin.html
Фото: pixabay
Читайте нас: