Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 февраль 2019, 16:43

Әти-әниләр БДИ тапшыра

Барыгызны да Бөтенрусия акциясендә катнашырга чакыралар.

Барыгызны да Бөтенрусия акциясендә катнашырга чакыралар.
22 февральдә барыгызны да “Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыруның бердәм көне” Бөтенрусия акциясендә катнашырга чакыралар.
Әлеге акция Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәт башлангычы белән быел өченче тапкыр оештырылды. Акциянең беренче көне 7 февральдә үткән иде. Анда Русиянең 50 төбәгеннән 3 меңнән артык ата-ана катнашты.
Аның максаты — ата-аналарны БДИ үткәрү процедурасы һәм имтихан биремнәре белән якыннан таныштыру. Бөтенрусия акциясе кысаларында Мәгариф министрлыгы 22 февральдә БДИ тапшыру процедурасын үтеп карау өчен математика фәне буенча эшлекле уен оештыра. Әлеге чара К. Дәүләткилдиев исемендәге республика интернат-гимназиясендә узачак.
Мәгариф министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, 15 февральдән 2 мартка кадәр республиканың барлык районнарында да шундый чара оештырылачак.
Быел зур сынау тотачак укучыларның әти-әниләренә БДИга теркәлү барышы, укучыларны аудиторияләргә утыртуның оештырылуы, аларның эш урыны, шулай ук, БДИ пунктында контроль-үлчәү материалларын басу һәм сканерлауның ничек үтүе белән танышырга мөмкин булачак.
https://kiziltan.ru/obraz/19066-ti-nilr-bdi-tapshyra.html
Фото: Мәгариф министрлыгы сайтыннан
Читайте нас: