Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 февраль 2019, 12:22

Ветераннар һәрчак сафта

Редакциядә кунакта - РФ һәм БР аеруча хәвефле бүлекчә ветераннары комитетының дәүләт-җәмәгать оешмасы төбәк бүлекчәсе рәисе Рифкать Морзаголов.

Редакциядә кунакта - РФ һәм БР аеруча хәвефле бүлекчә ветераннары комитетының дәүләт-җәмәгать оешмасы төбәк бүлекчәсе рәисе Рифкать Морзаголов.
Рифкать Габделәхәт улы Архангель авылында туган. Сигезьеллык мәк­тәпне тәмамлаганнан соң Уфа автоюл техникумында белем ала. Хәрби хезмәте Семипалатинск атом полигонында Совет армиясе сафларында үтә. Демобилизацияләнеп кайтканнан соң туган районында “Знамя Ильича” гәзитендә эшләп ала. Ә ике елдан соң Стәрлетамак эчке эшләр органнарына ведомстводан тыш сак бүлекчәсе командиры буларак эшкә урнаша. Эчке эшләр министрлы­гының Алабугадагы махсус мәктәбен тик “5” билгеләренә генә тәмамлый. Тәүдә участковый булса, соңыннан 1нче санлы Җинаятьләрне эзәрлекләү бүлеге начальнигы урынбасары вазыйфаларын башкара. Пенсиягә чыгу белән җәмәгать эше белән шөгыль­ләнә башлый. Менә байтак еллар инде РФ һәм БР аеруча хәвефле бүлекчә ветераннары комитетының дәүләт-җәмәгать оешмасы төбәк бүлекчәсенә җитәкчелек итә.
Бүлекчә атом полигоннарында хезмәт итүчеләр, ядер коралларын сынауда катнашучылар, радиация аварияләре нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылардан тора.
– Безнең сафлар елдан-ел сирәгәя. Кайчандыр без 800дән артык кеше булсак, бүгенге көндә 329 әгъза исәпләнә. Оешманың бурычы – аеруча хәвефле бүлекчәләрдә хезмәт итүчеләрне берләштерү, аларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, медицина һәм социаль реабилита­цияләү мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм күрсәтү. Без әледән-әле ветераннар белән очрашулар үткәрәбез, яшьләргә партиотик тәрбия бирү белән шө­гыльләнәбез. Мәктәпләрдә “Батырлык дәресләре” кебек чаралар үткә­рәбез, шулай ук башка ветераннар оешмалары белән актив хезмәттәшлек итәбез, - ди Рифкать Габделәхәт улы.
Күптән түгел Рифкать Морзаголов республика ветераннар комитеты пленумында катнашкан һәм аңа оешма җитәкчесе - полковник В.Л.Попов Русия ветераннары берлегенең Батрлык орденын тапшырган.
Юлия СОЛТАНОВА.
Читайте нас: