Узган атна азагында муниципаль район хакимиятенең кече залында “Управдом” форумы узды. Җыелышта күпфатирлы йортларда яшәүчеләр советы рәисләре, йорт буенча “өлкән” шәхесләр, идарә итү компанияләре җитәкчеләре катнашты. Җанлы аралашу форматында оештырылган чарада районыбызның төрле авылларындагы күпфатирлы йортларда яшәүчеләрне борчыган проблемалар күтәрелде һәм аларны хәл итү юллары билгеләнде. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге яңалыклар тикшерелде.
Шулай, район хакимияте башлыгы А.Ф.Сабиров үзенең чыгышында районда уңышлы тормышка ашырылган программалар турында сөйләде, алар ярдәмендә башкарылган эшләргә тукталды һәм хәл итәсе проблемаларны билгеләп чыкты. Аерым алганда, байтак авылларга газ һәм су үткәрү, күпфатирлы йортларны ремонтлау кебек мәсьәләләр буенча аңлатма бирде.
Чыгыш ясаучыларны тыңлаганнан соң, җыелучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Әйтергә кирәк, мөрәҗәгатьләр, тәкъдимнәр һәм сораулар төрле өлкәләргә кагылышлы булды. Шулай да, агымдагы ел башында гамәлгә кергән “чүп реформасы” әле күпләрне борчый, аңлашылмаган урыннар, җитешсезлекләр дә байтак. Күпләр тарифлар белән килешми, мәсәлән, Кабак авылында яшәүчеләр тарифның югары булуына (70 сум) зарланды. Шулай ук чүп контейнерлары барлык урыннарда да куелмаган, ә куелганнары чүп белән тулы, өлкән яшьтәгеләр чүпләрен ничек түгәргә тиеш – бу сораулар һәр авылдан да булды диярлек.
Тагын бер кискен мәсьәлә – күпфатирлы йортларны ремонтлау. Бу уңайдан муниципаль район хакимияте башлыгының төзелеш буенча урынбасары В.И.Волик чыгышында районда күпфатирлы йортларның подъездларын, ихаталарын, шулай ук җәмәгать урыннарын төзекләндерүгә юнәлтелгән республика һәм федераль программаларны яктыртты, алар ярдәмендә башкарыласы эшләрне билгеләп үтте. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр, башлыча, капиталь ремонтның вакыты һәм нинди эшләр башкарылуы белән кызыксындылар. Җыелучыларның күпсанлы сорауларына күпфатирлы йортларны ремонтлау буенча төбәк операторы вәкиле И.И.Бикмеев, БР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе С.Н.Бурдюк, БР Дәүләт комитетының дәүләт торак күзәтчелеге бүлеге начальнигы В.И.Леонтьев, БР Табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары Н.М.Фазылов һәм башкалар җавап бирде.
Гомум алганда, очрашу бик җанлы килеп чыкты һәм ул байтак мәсьәләләрне чишәргә, халыкны борчыган проблемаларны аңларга мөмкинлек биргәндер, дип ышанасы килә. Ни генә дисәң дә, чарада яктыртылган мәсьәләләр теге яки бу дәрәҗәдә һәммәбезне дә борчый. Аларны әлеге чарадагы кебек бергәләп, киңәшләшеп хәл итү барыбер отышлырак.