Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 февраль 2019, 11:28

Төзергә, төзергә, төзергә!

2019 елда Башкортстанның 100 еллыгына багышланган 53 объектны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Бу максатларга төбәк бюджетыннан 6,8 миллиард сум бүленгән. Бу хакта Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәргән чираттагы “Төзелеш сәгате”ндә Капиталь төзелеш идарәсе начальнигы Рәмзил Күчәрбаев хәбәр итте.

Быел тәмамланачак төзелешләр исәбендә – 19 мәктәп, 14 балалар бакчасы, 3 мәдәният һәм сәламәтлек саклау объекты, 2 янгын сүндерү депосы һәм 12 спорт комплексы бар. Шуларның берсе – Уфаның Затон бистәсендә спорт әзерлеге үзәге. Анда Җәйге халыкара балалар уеннары ярышлары узачак.
Төбәк җитәкчесе, шулай ук, гомумдәүләт проектларында куелган бурычларны исәпкә алып, арытаба да мәгариф объектлары төзүнең мөһимлеген билгеләде. Әйтик, узган елда Башкортстанда нибары ике мәктәп төзелгән булса, быел – 19 учреждение сафка кертеләчәк. Алдагы елларда күпме мәктәп төзергә кирәклеген бүген үк планлаштыру зарур. Шуңа бәйле Радий Хәбиров бер ай эчендә якындагы биш елга мәктәпләр төзү буенча фаразлар планын әзерләргә кушты.
Арытаба “Төзелеш сәгате”ндә “Яңа Булгаково” торак комплексында проблемалы объектлар исемлегеннән тагын бер йортны файдалануга тапшыру турында карар кабул ителде. 4 мартта, 36 гаилә 28Б санлы йорт фатирларыннан ачкычлар алачак.
https://kiziltan.ru/budni/19428-tzerg-tzerg-tzerg.html
ФОТО: https://kiziltan.ru/uploads/posts/2019-02/1551268675_8.jpg
Читайте нас: