Безнең якның салкын кышын пимасыз үткәрү мөмкин дә түгел. Соңгы вакытта чигеп эшләнгән яисә бизәкле пималар кию модага кереп китте. Ничек кенә булмасын, бу аяк киеме суыктан саклау белән беррәттән, безнең гардеробка җылылык һәм матурлык та өсти әле.
Шул көннәрдә күңел җылысын салып басылган, халык яратып кигән аяк киеменең яшәешебездәге әһәмиятен күрсәтү һәм онытылып барган халык бәйрәмнәрен тергезү максатында Иске Муса авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган матур чарага авылның олысы да, кечесе дә җыелды. Аңа сценарийны авыл мәдәният йортының мәдәни чаралар оештыручысы Регина Вахитова язды һәм эчтәлекле итеп алып барды.
Алдан ук авыл халкы арасында зәвык белән бизәлгән пималарга конкурс оештырылды. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр бик күп булды. Берәүләр аны кул астындагы әйберләрдән ясаса, икенчеләр рәсемнәргә төшереп алып килгән.
Иң матур һәм күңел җылысын кушып бизәлгән пима хуҗалары аерым игътибарга лаек булды. Нәтиҗәдә, Иске Муса авылы килене – Гөлүзә Кәримованың пимасы иң яхшысы дип танылды.
Гармун моңнары, күңелле музыка, моңлы җырлар, дәртле биюләр көнозын дәвам итте, кызыклы уеннар оештырылды. Бәйрәм бик күңелле килеп чыкты, балалар һәм өлкәннәр күңеленә хуш килде ул. Чара азагында барсы да бергәләшеп алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчтеләр. Тәмле судан кайнатылган самавыр чәе тәннәренә сихәт, күңелгә җылылык өстәде.
Бәйрәмнәрдә балаларның да зур теләк белән катнашуы сөендерә һәм арытабан чаралар үткәрүгә дәрт өсти. Киләчәктә дә мәдәният йортларының утлары сүнмәсен, өлкәннәр һәм яшьләр тавышы белән гөрләп торсын иде.
Пима бик күп яхшы сыйфатларга ия аяк киеме. Беренчедән - уңайлы, салкын көнне пима кисәң, өшемисең. Икенчедән, сәламәтлек өчен дә файдасы зур аның. Элек пиманы тик хәлле крестьяннар гына кия торган булган. Пимасы булган гаилә бай дип саналган. Бүләккә пима алу - зур уңышлы булу дигәнне аңлаткан.