Узган якшәмбе Уфа “Нур” татар дәүләт театрында “Татар халкының үсеш стратегиясе” эскизын Башкортстан Республикасының киң җәмәгатьчелегенә тәкъдим итү җыены узды. Фикер алышуда безнең район делегациясе дә катнашты.
Милләттәшләр җыелган җирдә
Әйткәндәй, милләтнең үсеш стратегиясе эскизы буенча очрашулар февраль аеннан Русиянең төрле төбәкләрендә үткәрелә башлаган. Күптән түгел ул Екатеринбургта Урал татарлары форумында һәм Дондагы Ростов шәһәрендә оештырылган.
Уфа шәһәрендәге “Нур” театрының зур залы да халык белән шыгрым тулы иде. Җыелучылар алдында Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов, Татарстанның халык шагыйре, якташыбыз Роберт Миңнуллин һәм Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Вәсил Шәйхразиев чыгыш ясады.
Стратегия киләчәккә юлны билгели
- Татар халкының үсеш стратегиясе инде күптән язылырга тиеш иде. Соң булса да, уң булсын. Татар рухы ул мәктәптән түгел, ә бишектән башлана, бишек җырлары белән бирелә, - диде чыгышында Марат Кәримов, телебезнең байлыгын чагылдырган шигырьләрен укып. Якташларын сагынып кайткан Роберт Миңнуллинның чыгышы да эчтәлекле булды. Ул бу Стратегиянең халкыбызны уяту, рухландыру өчен бик яхшы гамәл, дип исәпли.
Вәсил Шәйхразиев Конгрессның 2018 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, быел планлаштырылган чаралар турында сөйләгәннән соң “Татар халкының үсеш стратегиясе” эскизын тәкъдим итте.
- Стратегия - ул татар халкын берләштерүче документ. Аны тормышка ашыру да бездән тора, бу һәркайсыбыз көндәлек эшли торган эш. Әлеге документның татар телен саклау, үстерүдә әһәмияте зур булачак , - диде Вәсил Гаяз улы, һәм аны булдыруда һәркемне катнашырга чакырды.
- Тырышкан табар, ташка кадак кагар, дияргә ярата халкыбыз, – дип сүзен дәвам итте Милли шура рәисе. – Бу документ төрле яклап: халкыбызның мәдәниятен, динен, телен, гореф-гадәтләрен, милли ризыкларын, киемнәрен үз эченә алачак. Милләтне саклауда туган тел иң мөһим фактор булса да, без икенче кыйммәтләр турында да онытмаска тиеш. Халык җырын белгән кеше ана телен онытмый инде ул. Ризык пешергәндә «өчпочмак», «гөбәдия» дип сөйләшә икән, бу да телне саклауның бер алымы.
Программа булгач, телне үстерү юнәлеше өчен республика үзе генә эшләп калмаячак, федераль бюджеттан да финанслар җәлеп итәргә мөмкинлек туачак.
Дөньяда 10 миллионга якын милләттәшебез яши. Соңгы халык санын исәпкә алу буенча, Русиядә 5 миллион 300 мең татар исәпләнә. Милләт буларак берләшеп, бер-беребезне кайгыртып, дустанә яшәү – безнең төп максат, - диде ул документның асылын аңлатып.
Чарада катнашучылар да үз фикерләрен җиткерде. Икътисад фәннәре докторы Касыйм Йосыпов, мәсәлән, Башкортстанга Татарстан җитәкчелеге гади төбәккә караган кебек кенә карарга тиеш түгел, биредә татарлар күп яши, Башкортстанда Бөтендөнья татар конгрессының филиалын булдырырга кирәк, - дип белдерде. Шулай ук милли горурлыкны күтәрүгә юнәлтелгән тәкъдимнәр яңгырады. Әйткәндәй, бу көнне Стратегиянең эскизы гына тәкъдим ителде. Массакүләм мәгълүмат чаралары, Интернет челтәре аша һәркем үзенең теләк-тәкъдимнәрен, фикерләрен Бөтендөнья татар конгрессына язып җибәрә ала.
Чараның икенче өлешендә “Нур” татар дәүләт театры артистлары заманча сулыш өрелгән “Башмагым” спектаклен тәкъдим итте.