Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 март 2019, 12:27

Чын патриотлар тәрбияләнә

Кырмыскалы авылының Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 74 ел тулу уңаеннан “Ватанны саклаучы-2019” район конкурсының финал этабы үткәрелде, анда җиде команда катнашты.

Кырмыскалы авылының Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 74 ел тулу уңаеннан “Ватанны саклаучы-2019” район конкурсының финал этабы үткәрелде, анда җиде команда катнашты.
Тәртипле, тату һәм физик як­тан әзер булган егетләрне ачыклауга юнәлтелгән “Ватанны саклаучы” район конкурсы ике этапта үткәрелде. 23 февраль алдыннан төбәк этап нәтиҗәләре буенча Олыкүл мәктәбеннән “Оптимистлар”, 2нче санлы Кырмыскалы урта мәктәбенең “Кыюлар”, Подлубтан “Суворов десанты”, Кабактан “Кадетлар” һәм Иске Бәбеч командалары финалга чыктылар. Ә Кырмыскалы гимназиясенең берничә ел рәттән беренче урын яулаган “Русиянең яшь патриотлары” командасы финалга конкурстан тыш эләкте.
Чара башында сәламләү сүзе белән муниципаль район хакимияте башлы­гының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ф.Н.Макеева һәм Әфганстан Республикасындагы хәрби хәрә­кәтләр ветераны А.Ә. Ярмөхәм­мәтов мөрәҗәгат итте. Үзләренең чыгышында алар финалда катнашучыларга уңыш теләделәр һәм илебезнең лаеклы гражданнары булырга, данлы илебез­нең казанышларын хөрмәт итәргә һәм онытмаска өндәде­ләр.
Финалда һәр команда үзенең “визитка”сын тәкъдим итте, төз йөрү буенча әзерлеген, медицина нигезләре, Русия армиясе тарихы буенча белемнәрен, гомум гаскәр киемнәрен вакытка кию һәм идәннән күтәрелү осталыкларын күрсәттеләр. Шулай ук агымдагы елда конкурс программасына тагы бер сынау – художество номеры өстәлде. Аны һәр команда иҗади күзлектән үткәреп, уңышлы башкарды.
Һичшиксез, барлык командалар да лаеклы һәм ышанычлы чыгыш ясадылар, ләкин конкурс нәтиҗәләре буенча Кырмыскалы гимназиясенең “Русиянең яшь патриотлары” командасы җиңүче дип танылды. 2нче санлы Кырмыскалы урта мәктәбе командасы – икенче һәм Кабак урта мәктәбе укучылары өченче урынга лаек булды.
Тормыш хәвефсезлеге ни­гезләре һәм физкультура укытучысы Марат Әбү­бәкиров сүзләре буенча, гимназия укучылары конкурска Яңа елдан соң ук әзерләнә башлаган.
- Командада байтак еллар дәвамында катнашучылар да бар. Мәсәлән, 10нчы сыйныф укучысы Аделина Ганиева дүрт ел рәттән бу конкурста катнаша. Кызларны ко­ман­дир итеп куярга яраса, һич­шик­сез, аны куяр идем. Әйткән­дәй, идәннән күтәрелү буенча да аның иң яхшы нәтиҗә (45 тапкыр). Турникта күтәрелү буенча 8нче сыйныф укучысы Айнур Әхмәтов 28 тапкыр күтерелде, - ди Марат Тимерҗан улы.
Призлы урын алучыларга дипломнар һәм “Яшь армия­челәр” формасын алуга сертификатлар тапшырылды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, “Ватанны саклаучы” – конкурс кына түгел, укучыларны җыйган, аларның әзерләгән укытучыларның да күпьеллык хезмәте. Шуның өчен дә һәр укытучыга, тренерга рәхмәт белдерәсе килә. Чөнки хезмәт балалардан чын патриотлар әзерли, тәртип булдыра һәм команда рухы тәрбияли.
Милена ФӘЙЗУЛЛИНА.
Автор фотолары.
Читайте нас: