Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 март 2019, 12:01

Театр яктылыкка, нурга илтә...

21 февральдә республикада Театр елына багышланган үзешчән театрларның фестиваль-марафоны старт алды. Ел дәвамында анда республиканың төрле район һәм шәһәр округларындагы халык һәм үрнәкле театр коллективлары, үзешчән сәнгать осталары катнашачак.

- Агымдагы ел Русиядә театр елы дип игълан ителде, шуның өчен дә без республикада театр сәнгатен саклау һәм үстерүгә юнәл­телгән фестиваль-марафон үткә­рергә карар иттек. Барлык муниципаль берәмлекләрдә иң яхшы постановкалар һәм спектакльләр күрсәтеләчәк. График буенча һәр район үзендә театр куеп, марафон штандартын күрше районга тапшырырга тиеш. Ул 10 декабрьдә М.Гафури исемендәге академия драма театрында тәмамланачак, - диде фестивальнең баш оештыручысы, Республика халык иҗаты үзәгенең баш белгече, БРның атказанган мәдәният хезмәткәре, БР һәм РФ театр эшлекле­ләре берлеге әгъзасы Тәнзилә Сәгыйть кызы Калмурзина.

Иглин - Кырмыскалы

Марафон чикләрендә үткән атнада Иглин районының Меңҗитәр авылында штандартны безнең районга тапшыру тантанасы үткәрелде. “Чаткылар” халык театры артистлары Иглин сәхнәсендә Әминә Яхинаның “Аккошым минем” пьесасы буенча яңа спектакль тәкъдим иттеләр. Авыл тормышы, балалар һәм ата-аналар, дуслар һәм күршеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне чагылдырган бу спектакльне тамашачылар җылы кабул иттеләр, рәхәтләнеп көлделәр, геройлар белән кушылып еладылар һәм аягүрә басып алкышладылар.

Халык театрының тамырлары ерак үткәнгә барып тоташа. 1918 елда драма коллективы Миньков сараенда тәүге спектаклен куя. 1970 елда театрга “халык” исеме бирелә. Киләсе елда ул 50 еллык юбилеен билгеләячәк.

Халык театры коллективында төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләре бар. Мәсәлән, Хәйрулла ролен башкаручы эшкуар Тимергазим Усманов халык театрының иң өлкән актерларының берсе. Киләсе елда аңа 80 яшь тула, ләкин ул яраткан шөгылен ташларга уйламый да. Спектакльдә шулай ук халык театры режиссеры Флюра Низамова, Насыйр Галимов, Галимә Тимергазина, Рафаэль Диваев, Фәйрүзә Котлыбаева, режиссер ярдәмчесе Мәдинә Усманова уйный. Музыкаль яктан Илшат Ибраһимов, ә художество ягыннан Фаил Габитов бизәде.

Спектакльдән соң мәдәният бүлеге начальнигы Лирида Өлфәт кызы Әбүбәкирова фестиваль-марафон штандартын муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Флизә Наил кызы Макеевага тапшырды.

Кырмыскалы - Архангель

Шул ук атнада үзешчән театрларның фестиваль-марафон штандартын кырмыскалылар архангельлеләргә тапшырды.

Чара чикләрендә кунакларны һәм фестивальдә катнашучыларны район үзәгенең “Чаткылар” халык театры артистлары Әнгам Атнабаевның “Иге­зәкләр” спектакленнән өзек белән каршы алдылар.

Район Мәдәният сараеның икенче катында кунаклар милли ризыклар белән сыйланды. Арытабан Прибельский авылының “Ак тирмә” башкорт халык театры (режиссеры Ф.Өмәтко­лова) Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә”, Суык-Чишмә авылының “Елем” чуваш халык театры (режиссеры О.Андреева) “Нарспи” спек­такленнән өзекләр күрсәттеләр, “Йолдызчык” Үрнәкле музыкаль театр коллективы (А.Степанова) чыгыш ясады. Шулай ук грим буенча осталык дәресе оештырылды, ә яшь рәссамнар “Театр һәм балалар” темасына рәсем төшерделәр.

Арытабан мәдәният хезмәткәрләре алдында Тәнзилә Сәгыйть кызы Калмурзина һәм БРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Мостай Кәрим исемендәге яшьләр театрының художество җитәкчесе, Ш.Бабич исемендәге дәүләт яшьләр премиясе лауреаты Мусталим Георгиевич Кульбаев чыгыш ясады.

- Һәр кеше нинди яшьтә һәм нинди һөнәр иясе булуга карамастан, рәсем төшерәме, бии яки скрипкада уйныймы - ул сәнгатькә омтыла. Чөнки иҗат белән шөгыльләнгән кешенең дөньяга карашы башкача, шуңа да ул әледән-әле ачышлар ясый һәм башкалар белән дә ихлас уртаклаша. Быелгы Театр елы сәхнәдә чагу һәм кызыклы уй-хыялларыбызны тормышка ашырырга, аны тамашачыларга җиткерергә булышлык итәр, дип ышанам, - диде Мусталим Георгиевич.

Арытабан Архангель авылының “Өмет” халык театры Шамил Рәхмә­туллинның “Түгелмә, шатлыгым” пьесасы буенча спектакль тәкъдим итте. Рольләрен оста башкарып, артистлар һәр тамашачының күңеленә уй-кичерешләрен түкми-чәчми җиткерә алды, ә алар, үз чиратында, көчле алкышлар белән җаваплады.

Марафон штандартын тантаналы шартларда Кырмыскалы районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Флизә Наил кызы Макеева Архангель районы башлы­гының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәрзәнә Фәсхетдин кызы Хәсәновага тапшырды.

Милена Шәймәрдәнова.

Автор фотолары.
Читайте нас: