Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 март 2019, 12:00

Оста куллы егетләр тимергә дә “җан” өрә

Прибельский авылында яшәүче Андрей Васильев һәм Ирек Хәсәнов сафтан чыккан автомобильләрнең детальләреннән машина җыйганнар һәм аны “Багги” дип атаганнар.

Прибельский авылында яшәүче Андрей Васильев һәм Ирек Хәсәнов сафтан чыккан автомобильләрнең детальләреннән машина җыйганнар һәм аны “Багги” дип атаганнар.
Андрей Уфа шә­һә­ренең 68нче һөнәр­челек училищесында автослесарь һөнәре алып чыккан. Аңа 25 яшь, фура водителе булып эшли. Ә 28 яшьлек Ирек Автотранспорт колледжын тәмамлап, автомеханик белгечлеге алган. Бүгенге көндә “Спецнефтегаз” җәм­гыя­тендә экскаваторчы булып эшли. Аларның икесе дә балачактан техника белән мавыга, буш вакытларында аларны сүтеп-җыю, ремонтлау белән мәш киләләр. “Багги” җыю идеясе кемнең уена килгән­дер, алар хәтер­ләми, ләкин нәрсәдер ясап карау теләге һәрвакыт булган.
- “Багги” – ВАЗ­ның тугызынчы моделе һәм “ГАЗель” узеллары һәм деталь­лә­реннән җыелган зур булмаган автомобиль. Гаражда череп берткән иске генә ВАЗ-2109 машинасы утыра иде. Без аны теркәүдән төшер­дек тә, алмаш частьларын ясаячак машина өчен файдаланырга булдык.
Эшне без узган ел­ның ноябрендә башлаган идек. Торбалардан ясалган каркас сызымын интернетта таптык. “Багги”ның двигателе артта урнашкан. Киләчәктә без аны камилләштерергә, иске алмаш частьларын яңага алмаштырырга, кабинасын эшләп бе­тетергә, “обшивка”сын һәм кайбер деталь­ләрен буярга уйлыйбыз, - ди Андрей.
Бу гына да түгел, егетләр минитрактор җыя башлаган, ә җәйгә картинг (ярыш машинасы) һәм сазлыкта йөри торган җайланма ясарга ниятлиләр.
Милена Шәймәрдәнова.
Автор фотосы.
Читайте нас: