Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 март 2019, 11:46

Ремонт башладыңмы, “Саморезик”ка кил!

Район үзәгендә урнашкан “Саморезик” кибете ачылганга март аенда төгәл 1 ел тула. Шул вакыт эчендә ул күп кенә сатып алучыларны үзенә җәлеп итәргә өлгерде дә инде. Бу кибет слесарь-монтажлау, электр корылмалары, сантехника, төзелеш материаллары, йорт җиһазлары һәм башка кирәк-яракларны бер урында алу мөмкинлеге булуы белән дә бик уңайлы.

Район үзәгендә урнашкан “Саморезик” кибете ачылганга март аенда төгәл 1 ел тула. Шул вакыт эчендә ул күп кенә сатып алучыларны үзенә җәлеп итәргә өлгерде дә инде. Бу кибет слесарь-монтажлау, электр корылмалары, сантехника, төзелеш материаллары, йорт җиһазлары һәм башка кирәк-яракларны бер урында алу мөмкинлеге булуы белән дә бик уңайлы.
Холкым буенча мин аралашучан кеше. Чиратта торганда үзем кебек сатып алучылар белән аралашып, андагы ассортимент һәм хезмәтләндерү турында тик уңай фикерләр генә ишетергә туры килде.
- Йортыңда яки фатирда нинди дә булса әйберне ныгытырга кирәк булса, биредә барлык кирәк-яраклар да бар. Хаклары да чагыштырмача кыйммәт түгел, яхшы хезмәтләндерәләр һәм даими сатып алучылар өчен ташламалар да каралган.
- Мондый кибет ачылуы төзелеш һәм һәм монтаж эшләрен башкаручылар өчен дә әйбәт булды. Ныгыту материал­ларының биредә ниндие генә юк. Монда килеп буш кайтканыбыз юк, барсы да бар. Башка эш кораллары да җитәрлек. Иң мөһиме, әйберең булсын, ничек һәм нәрсә белән ныгытырга кирәклеген “Саморезик”ның сатучы – консультантлары өйрәтеп һәм күрсәтеп тә бирә, - ди сатып алучылар.
Заманча йортны яки фатирны сыйфатлы сантехникадан башка күз алдына китерүе дә авыр. Ремонт эшләрен башлаганда, нинди сантехника яхшырак, аны кайдан алырга була, дип уйланабыз. Хәзер боларны алу өчен шәһәргә баруның кирәге юк. Барысын да бер урында алу мөмкинлеге бар.
Кибеттә шулай ук йорт җиһазларының да күңелеңә ошаганын сайлап алырга була. Аларны кредитка яисә банк катнашлыгыннан башка бүлеп түләү юлы белән алырга мөмкин. Район буенча илтеп һәм җыеп та бирәләр.
Өй эчендә нинди генә эш башкарсаң да, ныгытмалар кирәк. Яңа кухня гарнитурын стенага дюбель кадаксыз элек булмый. Кибеттә аларның күп төрләре һәм төрле зурлыктагысы да бар. Тәү карашка, бу бик мөһим күренмәс. Ләкин ахирә­темнең берничә ел элек районда стандарт булмаган йорт җиһа­зына ниндидер деталь эзләп, бөтен авылны урап чыксам да, таба алмадым, дип сөйләгәне искә төште.
Монда тәрәзә куючылар өчен дә тәкъдимнәр күп. Бакчачыларга бүлмә гөлләре, үсентеләр, помидор һәм борыч утырту өчен туфрак табарга була.
“Саморезик” күмәртәләп алучылар өчен дә бик уңайлы. Алар өчен ташламалар каралган.
- Кайчак бер кибеттә - 2-3, икенчесендә 5-6 гына ныгытма ка­лган була. Ә бездә барлык ки­рәк-яракларның һәм эш корал­ларының, шулай ук авыл хуҗа­лы­гы өчен кирәкле башка корал­ларның ассортименты зур, без аны һәрвакыт тулыландырып торабыз. Шуның өчен дә, Кырмыс­калы авылында шундый кибет ачарга тәвәккәлләдек тә инде, - ди эшкуар Алик Богданов.
Кибет сатучылары Гөлсинә һәм Александр клиентларны шат йөз белән каршы ала һәм яңар­тылып торган товарларны табып бирергә һәрвакыт әзер. Төзелеш һәм ремонт эшләре тиз һәм уңайлы башкарылсын дисә­гез, “Саморезик”ка килегез, монда барлык кирәк-яраклар да бар. Ул Кырмыскалы авылының Солтангалиев урамындагы 34нче йортта, “Алтын” сәүдә комплексында урнашкан. Көн саен 9.00 сәгатьтән 20.00гә кадәр тәнәфес­сез һәм ял көннәрсез эшли. Тулырак мәгълүматны 8-960-39-59-960 телефоны аша шалтыратып яисә https://vk.com/samorezik.karmaskal сайтында белергә мөмкин.
Гөлчәчәк Алачева.
Реклама хокукында.
Читайте нас: