Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 март 2019, 11:38

“Гаилә” күп проблемаларны хәл итә

Башкортстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесе – “Гаилә” Көньяк-көнбатыш районара үзәге бүлекчәсе Кырмыскалы районында 2015 елда бирле эшли. Шул үзәк каршында “Яшьлек” яшьләр үзәге белән берлектә тәүге гаилә клубы ачылды. Аның төп бурычы - балалар һәм ата-аналар арасында уңай мохит булдыру.

Башкортстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесе – “Гаилә” Көньяк-көнбатыш районара үзәге бүлекчәсе Кырмыскалы районында 2015 елда бирле эшли. Шул үзәк каршында “Яшьлек” яшьләр үзәге белән берлектә тәүге гаилә клубы ачылды. Аның төп бурычы - балалар һәм ата-аналар арасында уңай мохит булдыру.
- Ниһаять, безнең районда яшь ата-аналарга үзләренең балалары белән ялларын үткәрү өчен изгелек почмагы барлыкка килде. Ата-аналар һәм балалар арасында мөнәсәбәтләр һәрвакытта да шома гына булмый, кайчак үзең генә хәл итә алмаслык сораулар да килеп туа. Шундый чакта “Гаилә” үзәгенә мөрәҗәгать итә аласыз. Биредә күңелле итеп вакыт үткәрү генә түгел, башка гаиләләр белән тәҗрибә уртаклашырга һәм аларның фикерләрен дә белергә мөмкин.
- Мондый үзәкләрнең ишеге беркайчан да ябылмасын, кешеләр оялмасыннар, килсеннәр, бәхетле мизгелләре белән уртаклашсыннар, килеп туган проблемалары турында сөйләсеннәр, борчыган сорауларына җавап тапсыннар иде, - диде үзенең чыгышында муниципаль район хаки­миятенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ф.Н.Макеева.
Клубта теләге булган һәр кеше катнаша ала. Бүлекчә эшчәнлегенең төп юнәлешләре – дәүләт һәм муниципаль органнар, җәмәгать оешмалары һәм берләшмәләре белән берлектә балалары булган гаилә­ләрнең тормыш шартларының бозылуына китергән сәбәпләрне ачыклау, социаль яктан якланмаган гражданнарга юридик ярдәм күрсәтү, психологик консультация бирү, ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнә­сәбәтне җайга салу, шулай ук ата-аналарның бала тәрбияләүдә белемен һәм хокукый мәдәниятен арттыру.
- Әгәр гаилә авыр тормыш хәлендә кала икән, без аларны үзебезнең карамакка алабыз. Бүгенге көндә безнең бүлекчә шундый 20 гаиләне хезмәтләндерә. Шулай ук авыр тормыш хәлендә калган кешеләрне картлар йортларына, психоневрология интернатларына урнаштырганда документлар җыюда ярдәм күрсәтәбез. Кызганычка каршы, теге яки бу авыр хәлдән үзаллы чыга алмаган кешеләр бик күп, - ди “Гаилә” үзәге бүлекчәсе мөдире М.Ф.Исмаилова.
Учреждение штабында алты хезмәткәр: бүлекчә мөдире, юрисконсульт, гаилә белән эшләү буенча - ике, социаль эш буенча бер белгеч һәм психолог исәпләнә. Шулай ук ата-аналарның соравы буенча башка белгечләрне дә чакыртырга мөмкин.
- Без төрле катлам һәм төрле яшьтәге халык белән эшлибез: балалар, балалар һәм ата-аналар, гаилә парларының проблемаларын хәл итәбез. Шулай ук бездә гаилә медиациясе процедурасы бар. Биредә медиатор гаилә парлары арасында килеп чыккан конфликтны хәл итүдә ярдәм күрсәтә. Бер-берсен аңласыннар, тынычлап сөйләшсеннәр өчен билгеле вакыт бирелә, тиешле шартлар тудырыла. Бу процедура ирекле һәм ул сер булып саклана, - ди “Гаилә” үзәге психологы А.М.Гукасян.
Үзәк белгечләре теләге булганнарга квалификацияле ярдәм күрсәтергә һәрвакыт әзер, шулай ук сез изге күңелле һәм ышанычлы дуслар таба һәм вакытыгызгы файдалы үткәрә аласыз.
Гаилә клубы түбәндәге адрес буенча урнашкан: Кырмыскалы авылы, Киров урамы, 40, 40-41нче бүлмәләр. Телефон: 2-12-82.
Милена Шәймәрдәнова.
Автор фотосы.
Читайте нас: